Татарстан Республикасының хәзерге Югары Ослан районы территориясендә, Казан тимер юл станциясеннән – 43 км, Зөя пристаненнан 17 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Зөя районы Волково авыл советы, 1948 елдан – Югары Ослан районы Тихий Плес авыл советы, 1963 елдан – Яшел Үзән районы Куралово авыл советы, 1963 елда Югары Ослан районы Куралово авыл советы составында.

Халык саны – 388 кеше (1930 ел, руслар), 149 кеше (1956 ел, руслар).

Авыл 1979 елда бетерелә, халкы күрше авылларга күчерелә.