1930 елның 10 августында оештырыла.

Татарстан Республикасының көньягында урнашкан. Самара өлкәсе белән чиктәш.

Үзәге — Чирмешән авылы.

Мәйданы — 1364,3 кв.км.

Халкы 2017 елда — 19370 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча татарлар — 54%, чуашлар — 21,6%, руслар — 18,5%, мордвалар — 5%).

Район 48 торак пунктны берләштерә.

Гербы һәм флагы 2005 елның 22 мартында раслана.

Герб тасвирламасы

«Җете кызыл (кызыл) җирлектә тар яшел очлыкка баскан, төрле формалы ташлардан салынган, җирлек төсендәге а́ркалы көмеш дивар; дивар өстендә шундый ук металл ябалак».

Флаг тасвирламасы

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, аскы чиге буйлап тукыма киңлегенең 1/6 өлеше киңлегендә яшел буй тоташкан, аның өстендә ак һәм соры төсләр белән башкарылган герб фигуралары: а́ркалы дивар (яшел буйга терәлеп урнашкан) һәм аның өстендә утыручы ябалак сурәтләнгән туры почмаклы кызыл тукыма».

Символика нигезләмәсе

Район гербы җирлекнең тарихи һәм географик үзенчәлекләрен чагылдыра. XVIII йөздә биредә дәүләтнең көньяк чиге уза. Хәзерге Чирмешән районы территориясе аша икенче Кама аръягы «Чирмешән» чик сызыгы уза. 1732–1736 елларда Чирмешән һәм Чишмә кальгалары төзелә, гербта сурәтләнгән дивар шуны күрсәтә, дивар — районның таяныч, ныклык һәм мөстәкыйльлек символы да. Сизгерлек, зирәклек һәм акыллылыкны гәүдәләндерүче ябалак гербның чик символикасын тулыландыра. Ачык капкалар (арка) — җирле халыкның кунакчыллыгына һәм яхшылыгына ишарә. Геральдикада көмеш – намуслылык, чисталык, киң күңеллелек символы; кызыл төс батырлык, хезмәт, бәйрәм, матурлыкны гәүдәләндерә; яшел — авыл хуҗалыгы, уңдырышлылык, табигать, тормыш символы.

Авторлар коллективы

Р.Хәйретдинов һәм Р.Салихов (Казан), К.Мочёнов (Химки), К.Переходенко (Конаково), О.Фефелова (Балашиха), О.Афанасьева (Мәскәү).