1930 елның 10 августында оештырыла.

Татарстан Республикасының көньяк өлешендә урнашкан. Самара өлкәсе белән чиктәш.

Үзәге — Нурлат шәһәре.

Мәйданы — 2293,7 кв.км.

Халкы 2017 елда — 57669 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча татарлар — 44,6%, чуашлар — 36%, руслар — 18,3%).

Район 82 торак пунктны берләштерә.

Гербы һәм флагы 2006 елның 15 июлендә раслана.

Герб тасвирламасы

«Яшел һәм җете кызыл (кызыл) төс белән аркылы бүленгән җирлектә — дискы өстә яшеллек, аста җете кызыл белән каймаланган яктыртучы алтын кояш (йөзе күрсәтелмәстән) һәм барысы өстендә — чабып баручы көмеш ат, очлыкта сабаклары белән чалыштырып куелган ике алтын башак».

Флаг тасвирламасы

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, горизонталь буенча тигез ике: яшел һәм кызыл буйларга бүленгән, уртада район гербы фигуралары: сары кояш, аның фонында чабып баручы ак ат һәм аның астында сабаклары белән чалыштырып куелган ике сары башак урнашкан туры почмаклы тукыма».

Символика нигезләмәсе

Нурлат районы гербы районның тарихи, мәдәни һәм икътисади үзенчәлекләрен чагылдыра. Гербның төп фигурасы — балкыган кояш фонында чабып баручы ат күп мәгънәне белдерә. Бер версиягә караганда, Нурлат исеме «нурлы ат» дип аңлатыла. Шулай итеп, район гербы исемле булып чыга. Районның социаль-икътисади үсешендә ат спорты һәм ат үрчетү төп юнәлешләр санала. Нурлат чабышкылары һәм җайдаклары Татарстан яки Россиядә генә түгел, бәлки чит илләрдә дә мәгълүм. Ат заводы Россиядә инглиз юртак атлар токымын үрчетү буенча иң эре кәсәбәләрнең берсе. Кызыл кырдагы башаклар Нурлат районының нигездә авыл хуҗалыгы районы икәнлеген күрсәтә. Алтын — уңыш, байлык, тотрыклылык, ихтирам, акыл символы; кызыл төс хезмәт, көч, батырлык, матурлыкны; көмеш — сафлык, камиллек, иминлек һәм үзара аңлашуны; яшел төс — табигать, сәламәтлек, тереклек үсешен сурәтли.

Авторлар коллективы

Ф.Сибәгатуллин (Нурлат), Р.Хәйретдинов, Р.Салихов һәм И.Миңнуллин (Казан), К.Мочёнов (Химки), К.Переходенко (Конаково), Г.Русанова (Мәскәү).