700 гә якын төре билгеле, бөтен Җир шарында, күбесенчә субтропик һәм тропикларда таралганнар.

Татарстан территориясендә 6 төре бар. Чуклы шалфей (S. verticillata) бөтен җирдә; ябышкак шалфей (S. glutinosa), иенке шалфей (S. nutans), болын шалфее (кызыл шалфей) (S. pratensis), дала шалфее (S. stepposa), коры дала шалфее (S. tesquicola) Идел алдында һәм Кама аръягында очрыйлар. Урман буйларында, далаланган болыннарда үсәләр.

30-100 см биеклектәге үләнчел үсемлекләр. Яфраклары гади яки каурыйсыман. Чәчәкләре кызгылт-шәмәхә, зәңгәр, сары, сабак очындагы катлаулы чук яки себеркәч чәчәк төркеменә җыйналган; таҗының өске иренчәсе башлыксыман. Җимеше – күпчикләвекчек. Май-августта чәчәк аталар. Җимешләре июль-сентябрьдә өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл белән үрчиләр.

Дала шалфее, коры дала шалфее, чуклы шалфейның яфрак һәм яшь ботакларында флавоноид, аксым һәм дуплау матдәләре, эфир мае һәм минераль тозлар бар.

Халык медицинасында үлән төнәтмәсе гастрит, чәнчүләр, бөер һәм бавыр авырулары вакытында кулланыла.

Яфраклары ашказаны һәм күкрәк йомшартучы җыелмалар составына керә.

Барлык төрләре дә – декоратив үсемлекләр.

Ябышкак шалфей, иенке шалфей ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Чуклы шалфей