2008 елда оештырыла. Институт составында 11 лаборатория, аларда 80 гә якын белгеч (биологлар, экологлар, географлар, геохимиклар, геологлар), шул исәптән 9 фән докторы һәм 31 фән кандидаты эшли.

Төп фәнни юнәлешләре — җир өсте һәм су экосистемаларының структур-функциональ төзелеше; агымның формалашу закончалыкларын, су ресурсларының торышын һәм кулланылышын өйрәнү; экологик мониторингның, экологик-аналитик күзәтчелек һәм нормалар булдыруның, су, һава, җир һәм биологик ресурсларны нәтиҗәле файдалануның фәнни һәм гамәли нигезләрен эшләү; агынты суларны чистарту технологияләрен эшләү; ТРның аеруча саклаулы табигать территорияләре системасын камилләштерү; республика автоматлаштырылган экологик мәгълүмат базасын булдыру; углеводород чималының яңа ятмаларын һәм чыганакларын ачыклау; геологик разведкалау эшләренең нәтиҗәлелеген арттыру; углеводород чималы чыганакларын эзләү, разведкалау һәм эшкәртү ысулларын оптимальләштерү һәм камилләштерү; энергетика һәм табигый ресурсларга караган законнар эшләүне камилләштерү һәм үстерү.

2013 елдан институтта ЮНЕСКОның «Тотрыклы бергәлек төзү өчен Җир Хартиясенең фундаменталь принципларын үстерү» кафедрасы эшли. Институт белгечләре тарафыннан ТРның экологик иминлеген тәэмин итү буенча мөһим фәнни проектлар тормышка ашырыла: нефть продуктлары һәм авыр металлар микъдары буенча туфракларның төбәк сыйфат нормативлары эшләнә; ТРда органик авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү системасы эшләнә; атмосфера һавасының сыйфатын контрольдә тоту өчен атмосфераның пычрану чыганаклары буенча автоматлаштырылган мәгълүмат базасы булдырыла; Түбән Кама сәнәгать төененең әйләнә-тирә мохиткә һәм кеше сәламәтлегенә тискәре техноген тәэсирен бәяләү һәм фаразлау эше башкарыла; ТР су хуҗалыгы комплексының максатчан үсеш программасы эшләнә; сәнәгать предприятиеләренең җир өсте сулары сыйфатына йогынтысына эксперт бәя бирелә; ТРның Кызыл китабы («Красная книга РТ»), «ТР туфракларының Кызыл китабы» («Красная книга почв РТ»), «ТРның аеруча саклаулы табигать территорияләре дәүләт реестры» («Государственный реестр ООПТ в РТ»), «ТР буйлап экологик экскурсия» («Экологический гид по РТ») басмалары әзерләнә һәм басылып чыга. Институт белгечләренең тәкъдимнәре буенча девон-ташкүмер утырмаларында дүрт нефть чыганагы ачыла. Институтта «экология» һәм «гражданнар хокукы, эшмәкәрлек хокукы, гаилә хокукы, халыкара шәхси хокук» белгечлекләре буенча аспирантура бар.

Директоры — Р.Р.Шаһидуллин.