1930 елның 10 августында оештырыла.

Татарстан Республикасының көньягында урнашкан.

Үзәге — шәһәр тибындагы Аксубай посёлогы.

Мәйданы — 1439,2 кв.км.

Халкы 2017 елда — 29371 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча чуашлар — 44,3%, татарлар — 38,5%, руслар — 16,6%).

Район 79 торак пунктны берләштерә.

Гербы һәм флагы 2005 елның 20 декабрендә раслана.

Герб тасвирламасы

«Сәнәксыман рәвештә зәңгәрсу (күк), яшел һәм җете кызыл (кызыл) өлешләргә бүленгән җирлектә аңа каршы очучы, арка якларыннан сурәтләнгән һәм канат очлары белән бер-берсенә орынган өч (бер һәм ике) көмеш күгәрчен белән чолгап алынган яктыртучы алтын кояш».

Флаг тасвирламасы

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, горизонталь буенча тигез ике — яшел һәм кызыл буйларга бүленгән, флаг сабы ягыннан тукыманың ¼ мәйданын биләгән күк өчпочмак кушылган, стильләштерелгән сары кояш һәм аңа каршы очучы өч ак күгәрчен сурәте урнаштырылган туры почмаклы тукыма».

Символика нигезләмәсе

Герб символлар һәм аллегорияләр теле белән районның мәдәни, тарихи һәм икътисади үзенчәлекләрен тасвирлый. Бер-берсенә канат очлары белән кагылып, кояшны әйләндереп алган көмеш төстәге өч кош — район территориясендә өч милләт халкы: чуашлар, татарлар һәм русларның тату һәм килешеп яшәүләре билгесе. Көмеш — сафлык, камиллек һәм үзара аңлашу символы. Алтын кояш Аксубай районын борынгы бабалар ядкарен саклап, киләчәк буыннарны кайгыртып яшәүче, бай традицияле төбәк буларак сурәтли. Кояш — уңдырышлылык, хакыйкать, ихласлык, дан билгесе.

Гербның өчкелт җирлеге район икътисадының өч юнәлешен күрсәтә: нефть чыгару, игенчелек, терлекчелек; бу шулай ук ел фасыллары алмашынуга һәм шуңа нигезләнгән еллык игенчелек циклына, шул рәвешле районда авыл хуҗалыгы җитештерүенең өстенлегенә ишарә. Алтын төс –уңыш, муллык, тотрыклылык, абруй һәм акыл билгесе; җете кызыл — кыюлык, көч, хезмәт, матурлык; сыек зәңгәр — намус, зыялылык, рухи байлык; яшел — табигать, сәламәтлек, үсеш, яңарыш символы.

Авторлар коллективы

Р.Хәйретдинов һәм Р.Салихов (Казан), К.Мочёнов (Химки), О.Афанасьева (Мәскәү), К.Переходенко (Конаково).