1930 елның 10 августында оештырыла.

Татарстан Республикасының көньяк-көнбатышында урнашкан.

Чуаш Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе белән чиктәш.

Үзәге — Буа шәһәре.

Мәйданы — 1543,6 кв.км.

Халкы 2017 елда — 43537 кеше (2006 елгы халык исәбе буенча татарлар — 61,5%, чуашлар — 29,1%, руслар — 8,8%).

Район 96 торак пунктны берләштерә.

Гербы һәм флагы 2006 елның 27июнендә раслана.

Герб тасвирламасы

«Сыек зәңгәр һәм яшел җирлек уртадан өстәрәк тешле тар көмеш пута белән бүленгән; сыек-зәңгәр җирлектә — чыгып килүче яктыртучы кояш, яшеллектә уңнан авыштырып куелган алтын икмәк башаклары бәйләме, аның артында сулдан авыштырып урнаштырылган, сулдан аска таба асылынган алтын баулы, шундый ук металл мөһерле көмеш төргәк».

Флаг тасвирламасы

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, горизонталь буенча алты тулы һәм ике яртылаш күренүче тешләр рәвешендә сынган ак сызык (киңлеге тукыма киңлегенең 1/30 өлешен били) белән ике өлешкә (күк өлешнең габарит киңлеге тукыманың 4/9, яшел өлешнеке тукыманың 47/90 өлешен тәшкил итә) бүленгән туры почмаклы тукыма; өске өлештә — чыгып килүче сары кояш, аскы өлештә сары һәм ак төсләрдәге, бер-берсенә аркылы-торкылы салынган башаклар бәйләме һәм мөһерле төргәк урнаштырылган».

Символика нигезләмәсе

Аның территориясе озак гасырлар дәвамында Болгар дәүләтенең, соңрак Казан ханлыгының көньяк-көнбатыш чикләре булып тора. Карлы чик буе киртәсе аллегорик рәвештә тешле бүлү сызыгы белән күрсәтелә.

Гербтагы фигуралар һәм төсләр гаммасы Буа районы икътисадының авыл хуҗалыгы җитештерүенә нигезләнүен белдерә. Алтын башак — алга киткән авыл хуҗалыгы; яшел җирлек — табигать, сәламәтлек һәм үсеш билгесе. Алтын төс — уңыш, җитешле тормыш, тотрыклылык һәм абруй символы. Аграр символика алтын кояш сурәте — үсеш һәм алгарыш өчен зарур булган яшәү җылысы һәм яктысы символы белән баетыла.

Көмеш төргәк, зирәклек һәм гыйлем символы буларак, күп кенә мәгърифәт, фән һәм мәгариф эшлеклеләре, язучылар, шагыйрьләр, рәссамнарның туган җире булган Буа төбәгенең борынгылыгын раслый. Көмеш төс — сафлык, камиллек, татулык һәм үзара аңлашу; зәңгәр — намус, дәрәҗә, рухият символы, шул ук вакытта территориясе буйлап Зөя, Карлы, Бола, Чынлы елгалары ага торган районның су байлыкларына ишарә.

Авторлар коллективы

Р.Хәйретдинов, Р.Салихов һәм И.Миңнуллин (Казан), К.Мочёнов (Химки), К.Переходенко (Конаково), О.Афанасьева (Мәскәү).