Европа һәм Азиянең төче сулыкларында очрый, Төньяк Америкага үтеп кергән. Татарстан территориясендә киң таралган. Төркемнәр булып, әкрен агучы сулыкларда, гадәттә, ботаклы агачлар астында, чокырчыкларда яши.

Вак балык, озынлыгы 20 см, авырлыгы 20–50 г. Күзләре зур, тонык алсу, кайвакыт зәңгәрсу төстә. Сырты карасу тимгелле соры-яшел төстә. Гәүдә капламы күпләп лайла бүлеп чыгара. Тәңкәсе бик вак. Сырт йөзгечендә 11–16 чәнечкеле нурлар бар. Җенси җитлегү 2–3 яшендә. Язда уылдык чәчә, вак сары уылдыкны өлешләп, хәрәкәтчел үсемлекләргә беркетә. Үрчемлелеге — 4–17,5 мең уылдык бөртеге. Моллюсклар, кыслачыклар, бөҗәк личинкалары, шулай ук уылдык һәм маймычлар белән туклана.

Кыртыш судак, чуртан, җомба (налим) өчен азык булып тора.

Кәсәбәчелек әһәмияте зур түгел.