Биографиясе

1946 елның 19 октябре, Әлмәт районы Яңа Нәдер авылы – 2019 елның 14 гыйнвары, Казан.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1971 ел), Йошкар-Ола һәм Казан шәһәрләре хастаханәләрендә уролог булып эшли.

1980 елдан Казан ГИДУВында, 1996 елдан урология кафесы мөдире, бер үк вакытта 1980–1983 елларда ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш урологы, Республика гемодиализ һәм бөер күчереп утырту үзәген оештыручы һәм аның җитәкчесе (1992 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре сидек куыгындагы рак авыруын хирургик алымнар белән дәвалауны камилләштерүгә, анастомоздагы кимчелекләрнең сәбәпләрен ачыклауга, операция ясау техникасының яңа ысулларын эшләүгә (эчәк сегментыннан файдаланып, сидек куыгын формалаштыру – Браунча күчереп утырту ысулы) карый.

1988 елдан бөер күчереп утырту операцияләрен башкара, республика гемодиализ үзәгендэ Р.Х.Галиев сидек куыгы пластикасы буенча 200 дән артык операция ясый.

Уйлап табуга 15 авторлык таныклыгы, 3 патенты бар.

Хезмәтләре

Цистоэктомия и илеоцистопластика у больных раком мочевого пузыря. М., 1993;

Нефрогенная артериальная гипертензия. Казань, 1996;

Органозамещающие и реконструктивные операции на органах мочевой системы. Казнь, 2008.