Шонталы елгасының (Кама елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 16,6 км. Бассейнының мәйданы 70,7 км2. Идел аръягы калкулыгыннан, Алексеев районында ага. Елга башы Әшнәк авылыннан 1,3 км көньяк-көнчыгыштарак, тамагы Зур Кызылъяр авылының көньяк читендә. Елга башының абсолют биеклеге 150 м, тамагыныкы – 69 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 10%.

Тигәнәленең 2,6 км озынлыктагы уң кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,27 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 87 мм, ташу агымы катламы 80 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь ахырында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,017 м3/с.

Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Елгада суының гомуми күләме 1 млн м3 булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.