Чын исеме һәм фамилиясе Гарифҗан Хәсән улы Вәлидов.

Биографиясе

1879 ел, Буа шәһәре – 1946 елның 30 сентябре, шунда ук.

Буа мәдрәсәсендә белем ала, шунда һәм Идел буендагы башка мәдрәсәләрдә укыта.

Татар матбугатында мәкаләләр бастыра; «Шура» журналында Гарифҗан Вәлиди псевдонимы белән басылган Түбән Идел буендагы (хәзерге Волгоград өлкәсендәге) татар авыллары тарихына багышланган язмалар авторы.

1910 еллардан Буада яши һәм татар мөселман эпиграфик ядкәрләрен эшләү белән шөгыльләнә, гомеренең соңгы елларында Буадагы татар мәктәбендә укыта.

Аның тарафыннан эшләнгән кабер ташларының формалары үзенчәлекле (ярымшар рәвешендә төгәлләнүче, мөселман мәчетләрендәге кебек ярымцилиндр һәм чалмасыман гөмбәзләр белән очланучы турыпочмаклы баганалар), үлчәмнәре зур түгел (40-50 см биеклектә, киңлеге һәм калынлыгы 15-20 см).

Язулар гарәп имлясының «тәгъликъ» стилендә ташның алгы һәм арткы якларында башкарылган.

Текстларда Коръән гыйбарәләре белән беррәттән еш кына дөньядан китү авырлыгы турында татар телендәге шигырьләр очрый.

Останың «Гамәле Гарифҗан Буави» имзасы, гадәттә, текстның астына уеп язылган. Кайвакыт язу турыпочмаклы бизәк кысасы эченә алынган, тирәнтен уемлау белән башкарылган.

Текстлар бизәкләр белән нәкышьләнмәгән.

Г.Буави тарафыннан эшләнгән кабер ташлары Буа шәһәренең һәм якын-тирә авылларның зиратларында сакланган.

1980 елларда ул эшләгән 50 ләп кабер ташы теркәлә.

Хезмәте

Актүбә буйлары // Шура. 1913. №4, 5,7,9.                                    

Автор – М.И.Әхмәтҗанов