- РУС
- ТАТ
Республика карамагындагы шәһәр, Баулы районы үзәге
Шәһәр Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш чигендә, Ык елгасының сул кушылдыгы Баулы елгасы буенда, Ульяновск – Уфа тимер юлының Бөгелмә станциясеннән 35 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан. Баулы аша Казан – Оренбург автомобиль юлы уза.
Казаннан 369 км ераклыкта.
1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Баулы үзәге волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Баулы районы үзәге, 1950 елның 11 гыйнварыннан – шәһәр тибындагы поселок, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә шәһәр советы хакимияте карамагына бирелә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – яңадан район үзәге, 1997 елның 18 сентябреннән – шәһәр.
Шәһәргә XVII йөзнең уртасында нигез салына. Беренче тапкыр 1764 елгы “Уфа провинциясенең фетнәдә катнашкан рус булмаган халкы турында” исәпкә алу мәгълүматларында Мансурово – Баулы исеме белән билгеле.
Торак пунктның барлыкка килү вакыты турында берничә фараз бар: беренче фикер буенча, Баулы елгасындагы беренче торулык 1626 елда барлыкка килә. Тарихчы Т.Кәримов исә Баулы 1658 елда нигезләнә дип исбатлый, беренче яшәүчеләр Алексей патшадан башкорт катлавына кертүче һәм тарханлык хокукы бирүче ярлык ала. “Баулылар” китабы (1989 елда) авторлары А.Вәлиев белән Х.Гобәйдуллин авыл 1650 һәм 1750 еллар арасында нигезләнә дип саный.
XVIII – XIX йөзләрдә халкы йомышлы татарлар, асаба башкортлар, дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, тимерчелек, мич чыгару, итек тегү, чабата үрү, киез итек басу, читкә китеп эшләү, умартачылык, атлар сату. Башкорт катлавы вәкилләре Оренбург саклау линиясе крепостьларында хәрби хезмәт үтәләр.
1889 елгы мәгълүматларга караганда Баулыда волость идарәсе урнаша, мәчет, 4 су тегермәне эшли.
XX йөз башында Баулыда алпавыт Ждановның спирт заводы, тимерче алачыгы, 3 кибет, 19 тегермән һәм ярма яргыч, сарык тиресе эшкәртү йорты, 4 су тегермәне, 2 мәчет була. Баулы янында кирпеч заводы һәм М.А.Бутлеровның утары урнашкан.
Шәһәр сәнәгате күбесенчә нефть тармагы белән бәйле. Биредә:
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче “Баулы машина-трактор станциясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, “Игенче” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять предприятиеләре эшли.
Шәһәрдә 7 урта уку йортлары бар:
Һөнәри белем бирү өлкәсендә Баулы аграр көллияте эшли (1965 елда Биектауның 14 номерлы Авыл хуҗалыгы училищесы Баулыга күчерелә, 1967 елдан 14 номерлы Авыл урта һөнәри техник училищесы, 1984 елдан 82 номерлы урта һөнәри техник училищесы, 1997 елдан 82 номерлы һөнәри лицей, 2009 елдан хәзерге исемдә).
Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә 9 балалар бакчасы эшли: 1 номерлы (1957 елдан), 2 номерлы (1978 елдан), 4 номерлы (1968 елдан), 5 номерлы (2011 елдан), 7 номерлы (2015 елдан), 8 номерлы (1979 елдан), 9 номерлы (1972 елдан), 10 номерлы (2005 елдан), 12 номерлы (1987 елдан).
Өстәмә белем бирү өлкәсендә:
Үз эченә ябык бассейн һәм боз сараен алган “Девон” спорт-сәламәтләндерү комплексы эшли.
Сәламәтләндерү өлкәсендә район хастаханәсе һәм сырхауханәсе; мәдәният өлкәсендә – район Мәдәният йорты (1952 елдан, 1961 елдан хәзерге бинада), М.Җәлил исемендәге Мәдәният йорты (1961 елдан), 4 китапханә эшли.
Төбәк тарихын өйрәнү музее 1990 елда ачыла. Ике катлы бинада урнаша, экспозиция мәйданы 420 кв.м, фонд 5641 саклау берәмлеген тәшкил итә. Экспозициядә төбәк тарихын өйрәнү, төбәк табигате, сынлы сәнгать, Баулы нефть чыганагын үзләштерү тарихы, Бөек Ватан сугышына караган материаллар урын алган.
Шәһәрдә төрле клуб берләшмәләре эшли:
2007 елда Баулыда Изге Серафим Саровский чиркәве, 1996 елда – “Гали” мәчете, 2005 елда – “Өмет” мәчете ачыла, Вера Евангельскаяның христианнар “Воскресенье” миссиясе оешмасы эшли.
Шәһәрдә һәм тирә-якта төзекләндерелгән чишмәләр: “Ак чишмә”, “Әбләзи”, “Тәкыя тау”, “Рәхимә чишмәсе”, “Гомер чишмәсе” бар.
Баулыда тарихи-мәдәни мирас истәлекләре саклана:
1985 елда Җиңү мәйданында Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга мемориаль комплекс төзелә (алар хөрмәтенә Мәңгелек ут), Баулы һәм Ютазы районнарында туган Советлар Союзы Геройларының бюстлары бар.
2015 елда шагыйрь Фәнис Яруллинга һәйкәл куела (авторы – Р.Шәрифуллин).
2016 елда Баулы чыганагының беренче нефть скважинасына монумент ачыла.
А.Н.Авраменко (1951 елда туган) – ТРның атказанган нефтьчесе, ТРның Дәүләт бүләге лауреаты;
И.Р.Гафуров (1961 елда туган) – икътисад фәннәре докторы, профессор, ТРның Фәннәр академиясе академигы, Казан федераль университеты ректоры (2010 елдан);
И.И.Гыйниатуллин (1944 елда туган) – медицина фәннәре докторы;
З.Н.Зыякаев (1954 елда туган) – РФнең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре, ТРның Дәүләт бүләге лауреаты;
Т.М.Латыйфуллин (1958 елда туган) – балет артисты, педагог, балетмейстр, ТРның халык артисты;
Р.Ә.Мостафин (1931 – 2011) – язучы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты;
А.Ә.Насыйбуллин (1957 елда туган) – медицина фәннәре кандидаты, ТРның атказанган экологы;
Ә.З.Түрәй (1906 – 1938) – шагыйрь, әдәбият белгече, әдәби тәнкыйтьче, филология фәннәре кандидаты;
А.Н.Шакиров (1955 елда туган) – геология-минерология фәннәре докторы, ТРның атказанган геологы.
1795 елда – 168 ир заты;
1859 елда – 853,
1897 елда – 1524,
1920 елда – 2047,
1926 елда – 1825,
1938 елда – 1855,
1949 елда – 3640,
1970 елда – 14100,
1979 елда – 14600,
1989 елда – 20000,
2002 елда – 22900,
2010 елда – 22100,
2015 елда – 22114 кеше (татарлар – 64,3%, руслар – 23,6%, чуашлар – 5,1%).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.