Биографиясе

1890 елның 14 (26) гыйнвары, Пермь шәһәре — 1950 елның 10 июле, Ленинград.

Гёттинген һәм Петербург университетларын тәмамлый (1911, 1912).

1915 елдан РФА Радиология лабораториясендә, 1922 елдан Радий институтында (Ленинград) эшли, 1939–1950 елларда директор. Бер үк вакытта, 1924 елдан, Ленинград университетында, СССРда беренче буларак, радиоэлементлары химиясе һәм радиохимия буенча махсус курс укый, профессор (1934).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре радиоактив элементларның химиясе һәм геохимиясенә карый. Хлопин — илдә радиохимиягә һәм радий сәнәгатенә нигез салучылардан берсе. 1918–1921 елларда И.Я. Башилов белән берлектә Бондюг авылында (хәзер ТРның Менделеевск шәһәре) Россиядәге беренче радий заводын төзүгә җитәкчелек итә. Заводта җирле чималдан радий препаратлары җитештерелә. Хлопин җитәкчелегендә ураннан плутонийны сәнәгый ысуллар белән алу технологияләре, газ, күләм, үлчәү белән бәйле һәм калориметрик анализ алымнары эшләнә.

Бөек Ватан сугышы елларында Казанда радиоторий кулланып яктылык составлары җитештерүнең ысулын эшли.

Бүләкләре

Оборона сәнәгате өчен яктылык составларын җитештергәндә кулланылган радиоторийны бүлеп чыгару максатыннан радийның дәүләт запасларын тикшерү эшләре алып барганы өчен Сталин бүләге (1943), СССР Дәүләт бүләге (1946,1949) бирелә.

Хезмәтләре

Избр. труды: В 2 т. М.–Л., 1957.

Әдәбият

Виталий Григорьевтч Хлопин: Материалы к биобиблиогр. учёных СССР. Сер.хим.наук. М.–Л., 1947. Вып. 4; 

Волков В.А., Вонский Е.В. Кузнецова Г.И. Выдающиеся химики мира: Биогр. справ. М., 1991.