Кама елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 436 км, ТР чикләрендә 120 км.

Бассейнының мәйданы 14990 км2. Елга башы һәм югары агымы Башкортстан Республикасында; якынча 200 км озынлыкта Татарстан һәм Башкортстан чикләре буйлап ага; Нугайбәк авылыннан төньяктарак – ТР территориясеннән Мөслим һәм Минзәлә районнарында ага. Түбән Кама сусаклагычы төзелгәнче, Ык Менделеев районы Ык Тамагы авылына каршы Кама елгасына коя.

Хәзер елганың Минзәлә районы Бикбау авылыннан түбәндәрәк ятучы участогы су астында. Елга башының абсолют биеклеге 338 м, тамагыныкы – 62 м. Су җыелу мәйданы – кушылдыкларының тирән үзәннәре белән аерым платоларга (сыртлар) бүлгәләнгән калкулык. Ыкның үзәне асимметрияле. Текә уңъяк сөзәклекләренең кайбер урыннарында денудациягә аеруча чыдам токымнарның чыгышлары белән бәйле структур террасалар ачык күренеп тора.

Калдык таулар, калкулык һәм тау тезмәләре урыны-урыны белән елга үзәннәре сызыгын кискәли; рельефның бүрәнкә рәвешендәге карст формалары билгеләнә (киңлеге 80 м га кадәр, тирәнлеге 2-6 м). Сулъяк яр буйлап аллювиаль террасалар комплексы: тугай һәм 3 тугай өсте террасасы сузыла. Тугай террасасы 2 яссылыкта. Беренче яссылык – киңлеге 50 м га кадәр булган хәзерге тугай; урыны белән сазлыклы, түбән агымында элеккеге елга юлында сакланып калган күлләр күп. Икенче яссылык – биеклеге 1,7-3 м, киңлеге 1,5 км га кадәр булган югары тугай. Беренче тугай өсте террасасы барлык урында үсеш алган, аның биеклеге 4-7 м, киңлеге 1,5-2 км га кадәр. Икенче һәм өченче тугай өсте террасалары кайбер урыннарда гына очрыйлар.

Ыкның юлы бормалы, күп санлы меандралар нәтиҗәсендә катлауланган (аеруча түбән агымда); киңлеге 80 м га кадәр, ике сайлык арасындагы тирән сулы урыннарда 2-3 м, сайлыкларда – 0,5 м га кадәр. Ыкның 91 кушылдыгы бар, ТРдагы иң зурлары: Минзәлә (159 км), Дим (85,7 км), Мәллә (71,6 км), Кандыз (64,2 км), Югары Кандыз (59,7 км), Эстәрле (53,3 км), Ютазы (45,2 км) – сул кушылдыклар; Бәҗәнә (35,1 км), Мөшеге (29,5 км), Казанчы (20 км) – уң кушылдыклар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,46 км/км2. Елганың туенуы катнаш, җәен – тотрыклы рәвештә җир асты сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле югары агымында 5-10 л/с·км2 дан түбән агымында 0,1 л/с·км2 га кадәр.

Елга режимын күзәтү эшләре 1931 елдан Нугайбәк авылы янындагы (Башкортстан Республикасы) гидрологик постта алып барыла. Биеклекнең уртача еллык тирбәнешләре 3,6 км (максималь 5,2 м). Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 97-140 мм, ташу вакытында су агымы катламы 60-70 мм. Язгы ташу (уртача 30-50 көн дәвам итә), гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана, су биеклегенең тиз арада күтәрелүе һәм тиз төшүе белән сыйфатлана. Суның иң зур чыгымы 3610 м3/с (1974). Җәен су биеклеге тотрыклы, кайбер вакытта яңгыр ташкыннары белән үзгәрә. Бассейнда еллык ташкын агымы катламы 1,5-3 мм. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 25,3 м3/с.

Ык, гадәттә, ноябрьнең беренче ункөнлегендә туңа. Боз кату тотрыклы, уртача 140-150 көн дәвам итә. Кыш ахырына бозның калынлыгы 60-90 см га (максималь 185 см) җитә. Нугайбәк авылы янында суының уртача еллык чыгымы 45,7 м3/с. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 26 м3/с. Китерелмәләрнең уртача еллык күләме 240 мең т. Суның төп агым буенча уртача болганчыклылыгы 150 г/м3.

Елга суы химик составы буенча, нигездә, гидрокарбонат-хлорид-кальцийлы типта, язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 500-700 мг/л, кышын һәм җәен 700-1200 мг/л, Ютазы елгасы тамагыннан түбәндәрәк (Япрак авылы тирәсендә) – 6000 мг/л га кадәр.

Елга нефть чыгару һәм нефть эшкәртү предприятиеләре агымнары белән пычрана.

Ык бассейнында суының гомуми күләме 78,9 млн м3 булган 96 буа бар. Су ресурслары сугару, сәнәгать һәм хуҗалык-көнкүреш максатларында файдаланыла.

Елга ТРның табигать истәлеге (1978).

Аның бассейнында аеруча сакланулы табигать территорияләре: Чатыр Тау, Салих тавы, Спас чишмәләре, Петровка наратлары, Татар Димескәе аланы, Игим наратлыгы, Наратасты урманы, Урдалы Тау урнашкан.