Ык елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 64,2 км, ТР чикләрендә – 34 км. Бассейнының мәйданы 804,4 км2. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы буйлап ага. Елга башы Оренбург өлкәсе территориясендә, тамагы Баулы районының Яңа Зареченский поселогыннан 4 км төньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 300 м, тамагыныкы – 119 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 15%.

Кандызның 14 кушылдыгы бар, шуларның 6 сы ТР территориясендә, иң зурлары: Сула (33,6 км), Куй елгасы (11,4 км). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,24 км/км2. Туенуы катнаш, яртысына якынын кар сулары тәшкил итә. Җир асты сулары белән туену модуле 3,1-10 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 170 мм, ташу агымы катламы 90 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрель башында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакыттагы уртача күпьеллык чыгымы 2,5 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 400-700 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.

Су ресурслары җирле хуҗалык-көнкүреш максатларында файдаланыла.