XVII–XVIII  йөзләрдә балалар ятимханәләре, кагыйдә буларак, монастырьлар каршында оештырылган һәм рәсми статуска ия булмаган. Беренче балалар ятимханәсе 1837 елда Петербургта Демидовларның «Хезмәт ияләрен тәрбиягә алу» йорты каршында эшли башлый.

Балалар ятимханәләре турындагы карар (1839 ел) нигезендә караучысыз калган балалар өчен шәхси хәйрия акчасына губерна, өяз, һәм авыл попечительлекләре барлыкка килә.

1844 елда Казанда Император Мәрхәмәт кылу җәмгыятенең балалар ятимханәләре баш попечительлеге оештырыла. Бу елларда христиан балалары өчен Николай исемендәге (1844 ел), Александр исемендәге (1845; 1889 елдан Александра исемендәге кыз балалар ятимханәләре, шулай ук мөселман балалары өчен бертуган Юнысовлар балалар ятимханәсе (1844 ел) ачыла.

Шуның белән бергә XIX йөзнең 1 нче яртысында ятим балаларны кайгырту буенча җәмәгатьчелек тырышлыгы бюрократик каршылыкларга очрый. 1860 елларда ятим балаларны тәрбияләү белән земство органнары һәм җәмәгать хәйрия оешмалары шөгыльләнә башлый. XX йөз башына императрица Мария учреждениеләре карамагында, алда аталганнардан тыш, Чистай шәһәрендә кызлар өчен – Мария исемендәге ятимханә; земство һәм шәһәр органнары үзидарәләре карамагында – земство ятим балалар йорты (1870 ел), кыз балалар өчен Мария исемендәге шәһәр гарипләр йортының ятимханәләр бүлеге (1880 ел), Зөя шәһәрендә кыз балалар өчен Ольга исемендәге ятимханә, Чистай өязенең Кривоозёрки авылында ир балалар өчен ятимханә, Тәтеш шәһәрендә П.Г. Серебряков исемендәге ятимнәр йорты, Минзәлә шәһәрендә земство ятимханәсе эшли.

Җәмәгать оешмалары тарафыннан Казан сукыр балалар училищесе каршында катнаш ятимханә (1885 ел), Казанда кыз балаларны хезмәткә өйрәтүче Ольга исемендәге ятимханә (1889 ел), ир балалар өчен Казан аеклар җәмгыяте ятимханәсе (1904 ел), Казан ярлы һәм авыру балаларны тәрбияләү җәмгыятьләренең катнаш Ярлы һәм авыру балалар йорты (1904 ел), Чистайда Ярлыларга ярдәм җәмгыятенең Ярлы ир балалар йорты (1904 ел), Казан шәһәре мөселманнары хәйрия җәмгыятенең ир балалар ятимханәсе (1905 ел) тотыла.

Аерым шәхесләр оештырган фондлардан Алабуга шәһәрендәге Александра исемендәге ятимханә (сәүдәгәр Ф.Г.Чернов, 1859 ел), Казан епархия училищесе каршындагы кыз балалар өчен Ольга исемендәге ятимханә (О.С.Александрова-Гейнс, 1889 ел) тотыла.

Дини оешмалар карамагындагы ятимханәләр: Казан Богородица (XVIII йөздән) һәм Казан Фёдоровский (1900 ел) монастырьлары каршындагы кыз балалар ятимханәләре, Казанның Смоленск-Дмитриевский чиркәве каршындагы катнаш приход ятимханәсе, Казан рим-католик приходының Ярлыларга ярдәм җәмгыятенең катнаш ятимханәсе. Ятимханәләр белән, кагыйдә буларак, бай сәүдәгәрләрдән торган попечительлек комитетлары җитәкчелек итә. Алар нәтиҗәле рәвештә табышларны һәм чыгымнарны, хезмәткәрләрнең намуслылыгын һәм һөнәри осталыгын тикшереп тора. Балалар ятимханәләредә тәрбияләнүчеләр башлангыч белемне ятимханә каршындагы мәктәпләрдә яисә башлангыч шәһәр училищеләрендә ала. Сәләтле балаларга урта уку йортларында белем алу мөмкинлеге бирелә. XX йөз башында мөселман ятимханәләренең икесендә дә рус-татар башлангыч училищеләре эшли. Октябрь революциясеннән соң ятимханәләр балалар йортлары һәм интернатлар итеп үзгәртелә.

Чыганак

Отчёты Казанского губернского попечительства детских приютов. Казань, 1845–1916.

Әдәбият

Свердлова Л.М. Купечество Казани: дела и люди. Казань, 1998;

Салихов Р.Р. Общественно-политическая деятельность татарской буржуазии Казани (вторая половина XIX – начало ХХ в.). Казань, 2001.       

Автор – Е.В.Липаков