Тарихы

Авылга XVIII йөзнең икенче яртысыннан соң нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Рус Мамадыш Тәүгелдесе буларак та мәгълүм. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау.

Авыл Панау авылының Никола чиркәве приходына карый.

XX йөз башында вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 337,24 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Әҗил волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Норлат-Ачасыр, 1927 елның 1 августыннан — Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Мамадыш-Әкил авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда Крупская исемендәге колхоз оештырыла. 1959 елдан авыл зурайтылган Ленин исемендәге колхоз составында (үзәк утары Татар Танае авылында).

Халык саны

1782 елда — 104 ир заты (Татар Танае авылы белән бергә);
1859 елда — 172,
1897 елда — 292,
1908 елда — 339,
1920 елда — 338,
1926 елда — 335,
1938 елда — 353,
1949 елда — 145,
1958 елда — 99,
1970 елда — 67,
1979 елда — 44,
1989 елда — 14,
2002 елда — 7,
2010 һәм 2018 елларда— 6 шар кеше (руслар, татарлар).