1990 елның гыйнварында Казанда ТР Министрлар Кабинеты каршында КПССның Татарстан республика комитеты карары буенча оештырыла. 2010 елдан ТР Мәдәният министрлыгы карамагында.

Редакция коллегиясе рәисләре — Р.Р.Идиятуллин (1990–1999), И.К.Хәйруллин (2000–2001), З.Р.Вәлиева (2001 елдан), баш мөхәррирләре — А.А.Иванов (1990–2015), Р.М.Вәлиев (2015 елдан).

Төп максаты — Татарстанда туып, Бөек Ватан сугышы кырларында, аннан соңгы унъеллыкларда «кайнар нокталарда» һәлак булганнар һәм хәбәрсез югалганнар; шулай ук Совет хакимияте елларында сәяси һәм административ репрессияләр корбаннары хакында татар һәм рус телләрендә «Хәтер–Память» күптомлы басмасын чыгару.

Һәлак булган, хәбәрсез югалган, әсирлектә һәм госпитальләрдә үлгән 350 меңнән артык солдат һәм офицер турында мәгълүмат тупланган. Наширлек эшчәнлегеннән тыш зур тикшеренү эше алып барыла. 1990 елдан редакция, «Кар десанты», ТРның «Ватан» берләшмәсе» иҗтимагый яшьләр оешмасы һәм Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы белән берлектә, һәлак булган якташлар турында мәгълүматлар җыю, хәбәрсез югалган дип исәпләнгән солдат гаиләләренә аларның һәлак булу датасы һәм урыны күрсәтелгән белешмәләр тапшыру өчен республика районнары буйлап Хәтер маршы оештыра. Серләре ачылган документлар нигезендә редакция хезмәткәрләре тарафыннан чыгышлары белән Татарстаннан булган элеккеге хәрби әсирләр турында мәгълүматлар табыла.

Сәяси репрессияләр корбаннары исемлегенә 50,5 меңгә якын, күмәкләштерү елларында административ тәртиптә сәяси репрессияләргә дучар ителгәннәр исемлегенә — 15 мең гаилә кертелгән (гаилә әгъзаларының саны якынча 90 мең кеше). «Сәяси репрессияләр корбаннарының Хәтер Китабы»ның («Книга Памяти жертв политических репрессий») 27 томы (2000–2014) басылып чыга.

«Хәтер Китабы» тарафыннан «Әфганстандагы сугыш корбаннары Хәтер Китабы» («Книга Памяти жертв войны в Афганистане», 1999); «Оныклар каһарман бабалары турында» («Внуки о дедах-героях», 2000); «Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында (1941–1945 еллар)» («Татарстан в годы Великой Отечественной войны (1941–1945 гг.)», 2000; 2 басма 2009) «Социалистик Хезмәт Геройлары һәм Хезмәт Даны орденының тулы кавалерлары — безнең якташларыбыз» («Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки», 2003); «Дан орденының тулы кавалерлары» («Кавалеры ордена Славы трёх степеней», 2005); «Казанлылар — Җиңүгә. Вахитов районы» («Казанцы — Победе. Вахитовский район», 2005); «Татарстан — Сталинградка» («Татарстан — Сталинграду», 2009); «Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларның Хәтер Китабы» («Книга Памяти участников ликвидации катастрофы на Чернобыльской АЭС», 2011), «Россия Федерациясе Геройлары» («Герои Российской Федерации», 2012), «Биографик сүзлек: 1979–1989 елларда Әфганстандагы сугышчан хәрәкәтләр ветеран­нары Хәтер Китабы» («Биографический словарь: Книга Памяти ветеранов боевых действий в Афганистане (1979–1989)», 2018) китаплары әзерләнә һәм басылып чыга.

2005 елдан редакция һәр район буенча сугыштан исән кайтканнар хакындагы мәгълүматларны эченә алган «Алар илгә Җиңү алып кайтты» («Они вернулись с Победой») сериясен бастыруга керешә (2005–2019 елларда барлыгы 46 том дөнья күрә, эш дәвам итә).

2015 елдан тыл хезмәтчәннәренә багышланган «Татарстан Республикасы тыл геройлары» («Герои тыла Республики Татарстан») күптомлыгы әзерләнеп бастырыла башлый.

Автор — Р.Р.Сәләхиев