Эчтәлек

Округ идарәсе төрле елларда Самара, Казан, Түбән Новгород, Сембер, Саратовта урнаша. Баштарак Әстерхан, Самара, Саратов, Сембер, Пенза губерналары һәм Урал өлкәсе, 1918 елның июленнән Казан губернасы җирләрен били. Округ территориясе берничә тапкыр үзгәрә.

Гражданнар сугышы чорында анда сугыш хәрәкәтләре булып уза: округ хәрби частьләрне җыя, туплый, әзерли һәм фронтка озата (1918–1919 елларда барлыгы 418930 кеше җыйган 42 мобилизация үткәрелә, 4 дивизия, 4 бригада, 27 полк, 53 батальон һәм дивизион, 88 рота һәм батарея туплана). 1919 елда стратегик резерв әзерләү һәм Кызыл Армияне тулыландыру өчен округ территориясендә Республиканың Запас армиясе, 1920 елда Республиканың Запас армиясе һәм Идел буе хәрби округы идарәсе оештырыла (1921 елда армия таратылгач, Идел буе хәрби округы идарәсе дип атала). 1920 елда округ территориясенең бер өлешендә Идел аръягы хәрби округы оештырыла (1921 елда Идел буе хәрби округы белән кушыла).

1922 елда Идел буе хәрби округы һ.б. округлар составына таратылган Урал яны хәрби округы гаскәрләре һәм территориясе бирелә. 1920–1930 елларда округның хәрби-уку йортларында (Казан пехота, 12 нче Сембер пехота, 3 нче Оренбург кавалерия, Оренбург зенит артиллериясе, Ульянов һәм Самара бронетанк мәктәпләрендә, Оренбург, Вольск, Пермь һ.б. шәһәрләрдәге авиация мәктәпләрендә һ.б.) команда составы әзерләнә.

1935 елда Идел буе хәрби округыннан Урал хәрби округы аерып чыгарыла. Бөек Ватан сугышы алдыннан Идел буе хәрби округы Куйбышев, Оренбург, Саратов һәм Пенза өлкәләре, Идел буе немецлары АССР һәм ТАССР территорияләрен били (1.12.1941–29.10.1943 елларда ТАССР Мәскәү хәрби округы, 1.8.1945–28.2.1946 елларда Казан хәрби округы составына керә). Бөек Ватан сугышы фронтларында Идел буе хәрби округында оештырылган 10 нчы, 21 нче һ.б. армияләр, Витебск исемендәге укчы дивизия, Орша исемен­дәге укчы дивизия һ.б. сугыша.

1970 еллар ахырында Идел буе хәрби округына Куйбышев, Оренбург, Саратов, Ульянов һәм Пенза өлкәләре, Татарстан, Башкортстан, Мари, Мордва һәм Чуаш АССРлар керә. 1970 еллар ахыры – 1990 елларда Идел буе хәрби округы хәрби хезмәткәрләре Әфганстанда хәрби бурыч үтиләр, Чернобыль АЭСы һәлакәтләре нәтиҗәләрен бетерүдә, Чечен Республикасында конституцион тәртипне торгызуда катнашалар. 1989 елда Идел буе хәрби округы һәм Урал хәрби округы базасында Самарадагы штаб һәм идарәсе белән – Идел буе-Урал хәрби округы (штабы һәм идарәсе Самарада урнаша), 1992 елда яңадан – Урал хәрби округы, 2001 елда Екатеринбургтагы идарәсе белән Идел буе-Урал хәрби округы оештырыла (элеккеге Идел буе хәрби округында штабы Самарада булган армия оештырыла).

Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Төрле елларда Идел буе хәрби округы белән җитәкчелек итүчеләр: А.Ф.Долгушин, И.И.Межлаук, И.Л.Коган, П.А.Петряев, Б.И.Гольдберг, Д.П.Оськин, С.В.Мрачковский, А.И.Седякин, Г.Д.Базилевич, Б.М.Шапошников, И.Ф.Федько, П.Е.Дыбенко, М.Н.Тухачевский, М.Г.Ефремов, П.А.Брянских, К.А.Мерецков, Т.И.Шевалдин, В.Ф.Герасименко, М.Т.Попов, С.А.Калинин, М.С.Хозин, В.Н.Гордов, В.А.Юшкевич, Г.Н.Перекрестов, В.И.Кузнецов, В.Н.Комаров, А.Т.Стученко, И.Г.Павловский, Н.Г.Лященко, Н.В.Огарков, А.М.Паршиков, Ю.А.Науменко, П.Г.Лушев, В.Н.Кончиц, А.Я.Ряхов, В.А.Патрикеев, А.М.Макашов, А.И.Сергеев.

Әдәбият  

Краснознамённый Приволжский: История войск Краснознамённого Приволжского военного округа. М., 1984.

Автор — И.Р.Вәлиуллин