Административ-территориаль буйсынуы

ХХ йөз башында нигезләнә.

Нигезләнгән вакытыннан авыл Казан губернасының Чистай өязе Богородский волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.

Хәзер – Ширәмәт авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда Молотов исемендәге колхоз оештырыла. 1957 елда “Прикамский” совхозы (үзәк утары – Ширәмәт авылы), 1967 елдан – “Родина” совхозы (үзәк утары – Түбән Уратма авылы), 1987 елдан “Камские Зори” совхозы (үзәк утары – Кама поселогы).

1998 елдан “Камские Зори” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2004 елдан “Союзагро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Прикамский” төбәк җитештерү комплексы.

Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авыл янында археология истәлекләре – Оша авыллыгы (монголларга кадәрге болгар ядкәре), Оша “Жмяк” шәһәрлеге (Ананьино культурасы, гомумболгар ядкәре) табыла.

Халык саны

1920 елда – 125,
1926 елда – 149,
1949 елда – 214,
1958 елда – 219,
1970 елда – 215,
1979 елда – 111,
1989 елда – 54,
2002 елда – 42,
2010 елда – 29,
2022 елда – 30 кеше (чуашлар).