Эчтәлек

Биографиясе

1928 елның 21 октябре, Ленинград — 2004 елның 11 декабре, Мәскәү.

Бөтенсоюз кинематография институтын тәмамлый (М.И.Ромм, С.И.Юткевич остаханәсе, 1951).

1951–1988 елларда Мәскәүдә Киноактёр театр-студиясендә актёр.

Эпизодлар башкаруда тиңсез оста буларак, Моратовны бик күп кино режиссёрлары эшкә чакыра, 40 тан артык фильмда төшә: «Максим Перепелица» (1955, режиссер А.М.Граник), «Көрәш» («Поединок», 1957, режиссер В.М.Петров), «Солдат әтисе» («Отец солдата», 1964, режиссер Р.Д.Чхеидзе), «Айболит-66» (1966, режиссер Р.А.Быков), «Алтын бозау» («Золотой телёнок», 1968, режиссер М.А.Швейцер), «Унике урындык» («Двенадцать стульев», 1971, режиссер Л.Н.Гайдай), «Афоня» (1975, режиссер Г.Н.Данелия) һ.б. «Җәнлек аулаучылар» («Звероловы», 1958, режиссер Г.И.Нифонтов), «Уңышлы джентльменнар» («Джентльмены удачи», 1972, режиссер А.И.Серый) фильмнарында зур рольләр башкара; Али Алибабаевич роле аңа киң танылу алып килә.

Р.Хөснетдинованың татар авылындагы вакыйгаларны гәүдәләндерүче «Хисләрнең яңаруы» («Возвращение чувств», 1980) һәм «Зифа оныгы Ришад» («Ришад — внук Зифы», 1981) сценарийлары буенча режиссер М.Д.Осепьян фильмнарында төшә.

Геройларына хас гадилек, эчкерсезлек, лиризм, теләсә нинди шартларда да актёрның табигый яшәеше, теге яки бу образны иҗат иткәндә чаралар төрлелеге — тирән психологизмнан алып, трагикомик гротескка кадәр — Моратовны кинематографта күренекле фигура итә.

Моратов катнашкан башка фильмнар: «Таулардагы застава» («Застава в горах», 1953), «Баһадир» Мартога бара» («Богатырь» идёт в Марто», 1954), «Кунакханә хуҗасы» («Хозяйка гостиницы», 1956), «Кыен бәхет» («Трудное счастье», 1958), «Икмәк һәм розалар» («Хлеб и розы», 1960), «Эш көннәре һәм бәйрәмнәр» («Будни и праздники»), «Командировка», «Любушка», «Шайтан саны» («Чёртова дюжина», барысы да — 1961), «Уйлап чыгарылмаган вакыйга» («Непридуманная история», 1963), «Вакыт, алга!» («Время, вперёд!»), «Безнең өстә — Көньяк Хач» («Над нами Южный Крест», икесе дә — 1965), «Кыргый бал» («Дикий мёд»), «Аталар җире» («Земля отцов», икесе дә — 1966), «Еракта, Көнбатышта» («Далеко на Западе»), «Русь буйлап» («По Руси», икесе дә — 1968), «Өчләтә тикшерү» («Тройная проверка», 1969), «Кабулдагы миссия» («Миссия в Кабуле», 1970), «Җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең эш көннәре» («Будни уголовного розыска»), «Төзәлмәс ялганчы» («Неисправимый лгун»), «Нейлон — 100%» (барысы да — 1973), «Мөмкин түгел!» («Не может быть!»), «Югалган экспедиция» («Пропавшая экспедиция», икесе дә — 1975), «Алтын инеш» («Золотая речка», 1976), «Яныма утыр, Мишка!» («Садись рядом, Мишка!», 1977), «Кечкенә трагедияләр» («Маленькие трагедии», 1979), «Кичке лабиринт» («Вечерний лабиринт»), «Гражданин Лёшка» (икесе елда — 1980), «Серле брелок» («Брелок с секретом»), «Сак бул!» («Смотри в оба!», икесе дә — 1981), «Законлы никах» («Законный брак», 1985), «Мин сине яраткан кебек ярат мине» («Люби меня, как я тебя), «Океандагы җиде аваз» («Семь криков в океане», икесе дә — 1986).

Автор — Е.П.Алексеева