РКП(б) ҮКнең Себер бюросы органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1922 елда Новониколаевск (хәзерге Новосибирск) шәһәрендә 2 айга 1 тапкыр татар телендә нәшер ителә.

Г.Даутов, А.Курмаш, Ф.Таипов, М.Уразмөхәммәтов һәм башка авторларның язмалары басыла.

Юнәлеше

Илдәге һәм чит илләрдәге сәяси хәлләрне яктырта, игътибарын аеруча профсоюз һәм яшьләр оешмалары эшчәнлегенә юнәлтә, аң-белем тарату проблемаларын күтәрә. Шулай ук журналда яшь татар язучылары һәм шагыйрьләренең әсәрләре дә басыла.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.