Эчтәлек

1874 елда «Шәрекъ лирасы» («Восточная лира») нота-музыка кибете ачыла. Башта анда музыка уен кораллары, алга таба — китаплар, альбом һ.б. рәсемле басмалар, опера либреттолары, журнал һәм газеталарның аерым саннары сатыла.

Вакыт узу белән, нота уку өчен абонемент, театраль китапханә оеша, балалар китаплары сатыла башлый, газета һәм журналларга язылу кабул ителә.

«Шәрекъ лирасы» китап-музыка һәм музыка уен кораллары кибете ноталары каталогы» («Каталог нот книжно-музыкального и инструментального магазина «Восточного лира», 1883) басыла.

1883 елда бина хуҗасы Л.Г.Юшкова кибет каршында җәмәгать файдалануындагы китапханә һәм уку өчен кабинет ачу артыннан йөри, әмма ире Н.Ф.Юшковның шик астына алынган булуы аркасында үтенече кире кагыла (рөхсәт 1890 елда бирелә).

«Шәрекъ лирасы» XIX йөз ахырында — XX йөз башында Казандагы иң эре җәмәгать китапханәләренең берсе була.

1892 еллардагы мәгълүматларга караганда, китапханәдә 6478 исемдәге китап (14724 том) исәпләнә, алардан, укырга ноталарны алып торган кебек, 388 абонент файдалана; 1893 елда 11200 сумлык 7105 исемдәге китап (15675 том) һәм 547 абонент исәпләнә. 1899 елда китапханә фонды 17820 сумлык 10835 исемдәге төрле китапка (21364 том) ия була, әдәбияттан 1195 абонент файдалана, 1900 елда — 18940 сумлык 11250 исемдәге китап (22950 том).

Әдәбият      

Габдельганеева Г.Г. Книжная торговля в Казанской губернии: вторая половина ХVIII в. — 1917 г. К., 2006.

Автор — Г.Г.Габделганиева