Гомер еллары: якынча 1870 – ?

1890 елларда «Зынҗырлы» мәдрәсәсендә (Бахчасарай шәһәре) укыта, соңрак Петроград мөселманнар арасында мәгърифәт тарату җәмгыяте әгъзасы.

Мөселман иҗтимагый оешмалары вәкилләре съезды эшендә катнаша (1914). 4 нче Дәүләт думасының мөселманнар фракциясе секретаре (1912–1917).

1917 елда Милли Шура башкарма комитеты әгъзасы.

Аннан соңгы язмышы билгесез.