Геоморфология үсеше белән бергә 1860–1870 елларда оеша башлый.

XIX йөз ахырында — XX йөз башында Урал һәм Рус тигезлегенең көнчыгыш өлешен тикшерү материалларында Казан университеты геолог һәм географлары (Н.А.Головкинский, Ф.Ф.Розен, П.И.Кротов, А.В.Нечаев, В.Н.Сементовский һ.б.) рельеф формалашуда тектоник хәрәкәт һәм тектоник структураларның роле, елга террасалары һәм елга үзәннәренең төзелеше һәм килеп чыгышы, борынгы бозлану мәсьәләләрен өйрәнә.

XX йөз уртасында Татарстан рельефы турында беренче җыелма хезмәтләр (В.Н.Сементовский, В.В.Батыр, А.В.Ступишин), беренче геоморфологик карта (А.П.Дедков, М.С.Кавиев һ.б.) барлыкка килә.

XX йөзнең 2 нче яртысында Казан геоморфология фәнни мәктәбе вәкилләре төп игътибарны климатик, динамик һәм экологик геоморфология мәсьәләләренә юнәлтә.

Тигезлекләрнең климатик геоморфологиясе буенча (А.П.Дедков, В.И.Мозжерин, А.В.Ступишин, А.М.Трофимов), җир эрозиясе һәм утырма матдәләр агышы (А.П.Дедков, В.И.Мозжерин, А.Н.Шәрифуллин), гумид тигезлекләрнең химик денудациясе (В.И.Мозжерин, А.Н.Шәрифуллин) буенча гаять зур гомуми нәтиҗәләр ясала.

Зур төбәкләрдә төрле күренешләрнең гомумтеоретик һәм гомумметодик аспектлары тикшерелә. Урта Идел буенда (А.В.Ступишин) һәм Рус тигезлегенең төньяк өлешендә (Н.П.Торсуев) карст өйрәнелә.

Рус тигезлегенең көнчыгыш өлеше киң тикшерелгән:

  • экзотектоник җыерчыклы (А.П.Дедков, Г.В.Бастраков),
  • Куйбышев сусаклагычы ярлары (В.М.Широков, А.В.Ступишин, В.А.Дуглав),
  • плейстоценның перигляциаль морфогенезы (Г.П.Бутаков),
  • ерымнар эрозиясе (Ф.Ф.Бойко, Г.П.Бутаков, А.П.Двинских һ.б.),
  • елга үзәннәренең сөзәклекләре ассиметриясе (Ю.В.Бабанов),
  • елга бассейннарында эрозия пояслары (О.П.Ермолаев).

Сөзәклекләр үсешен математик анализлау (А.М.Трофимов), эре ишелмә материалны күләм ягыннан анализлауның (Г.П.Бутаков, А.П.Дедков) яңа ысуллары эшләнә.

Экологик гамәли мәсьәләләрне хәл итүдә, Халыкара география җәмгыяте һәм РФАнең Геоморфология комиссияләре эшендә геоморфологларның катнашуы активлаша бара.

Автор — А.П.Дедков