- РУС
- ТАТ
Дәүләт һәм хәрби эшлекле, генерал-поручик (1786), тайный советник, сенатор (1792)
1738 ел – 1805 елның 25 феврале.
1754 елдан хәрби хезмәттә; Җидееллык (1756–1763) һәм рус-төрек (1768–1774) сугышларында катнаша.
1780–1783 елларда Казан губернаторы.
1782 елгы чума авыруы вакытында Казан губернасы халкына медицина ярдәме күрсәтүне оештыра. Аның идарәсе чорында Казанда «Әмирхания» мәдрәсәсе (1780), Татар ратушасы (1781) ачыла, Мамадыш, Спас һәм Чистай шәһәрләр рәтенә кертелә (1781). Губерна Казан наместниклыгы итеп үзгәртелә (1782), дәүләт идарәләре һәм оешмаларында шуңа бәйле үзгәрешләр үткәрелә.
1784–1790 елларда Новгород-Северск наместниклыгы идарәчесе. 1792–1798 елларда һәм 1801 елдан Сенатның 6 нчы департаментында хезмәт итә.
Долгоруков П.В. Российская родословная книга. СПб., 1857. Ч. 4.
Автор – Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.