Мәкалә XIX йөзнең икенче яртысында – XX йөз башында Н.И.Ильминскийның  миссионерлык-мәгърифәтчелек системасы формалашу һәм үсеше тарихына багышлана.

Хезмәттә Идел-Урал төбәгендә җирле рус булмаган халыкларның мәдәнияте үсешендә дини-мәгърифәтчелек идеологиясе ролен, аларда православие дине тәңгәллеге ныгуын анализларга омтылыш ясала. Авторлар тарафыннан православие миссионерлары эшчәнлегенең мәгънәдәш булмаган сыйфаты һәм Көнчыгыш Россиядә рус булмаган халыкларга карата империя җитәкчелегенең милли сәясәте үсешендә аларның роле билгеләнә. Шул ук вакытта әдәби традицияләр, җирле халыкларның мәгарифе һәм мәгърифәте оешуда, аларда милли интеллигенция катламы формалашуда, ана телендә укыта торган башлангыч мәктәпләр булдыруда Н.И.Ильминскийның һәм аның тарафдарларының мөһим ролен ассызыклый.

Сылтама ясау өчен: Таймасов Л.А., Исхаков Р.Р. Миссионерско-просветительская система Н.И. Ильминского и народы Волго-Уралья // Научный Татарстан. 2012. №3. С.75–86.

Мәкаләне йөкләп алу

Авторлар турында: Леонид Александрович Таймасов, тарих фәннәре докторы; Радик Равил улы Исхаков, тарих фәннәре кандидаты.