Тарихы

1820 елларда нигез салына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук известь һәм алебастр ясау өчен таш вату кәсепчелеге тарала.

1880 елларда авыл җәмәгатенең имана җире 1276 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Каратай волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Бөгелмә, 1935 елның 10 февраленнән – Яңа Писмән, 1955 елның 18 августыннан Лениногорск районында.

Хәзер Яңа Чыршылы авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Победитель” колхозы оештырыла, 1960 елдан – “Путь к коммунизму” колхозы (Вәлиев, Яңа Чыршылы поселоклары, Алёшкино, Кузайкино авыллары), 1967 елдан – “Яңа Чыршылы” совхозы, 2003 елдан “Яңа Чыршылы” күмәк предприятиесе составында, 2005–2015 елларда – “Чулпан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халык саны

1859 елда – 228,
1889 елда – 398,
1897 елда – 482,
1926 елда – 716,
1938 елда – 423,
1949 елда – 493,
1958 елда – 401,
1970 елда – 279,
1979 елда – 86,
1989 елда – 25,
2002 елда – 5,
2010 елда – 16,
2017 елда – 14 кеше (руслар).