Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм. 1552–1557 елларда авыл рус алпавытлары биләмәсенә күчә һәм анда рус крәстияннәре урнаштырыла.

1630–1760 елларда авылның бер өлеше Казан Спас-Преображенье монастыре милкендә була. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

1838 елда авылның хуҗасы алпавыт А.Е.Лебедев була, ул анда юлаучылар йорты төзетә (хәзер ул бинада авыл хакимияте урнашкан). 1850 елда авылда 54 хуҗалык исәпләнә.

XX йөз башында Вознесение чиркәве (1766 елда төзелә, сакланмаган), земство мәктәбе (1892 елда ачыла), 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 136 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Державин волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан Лаеш районында.

Хәзер Егорьево авыл җирлеге хакимияте үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авыл “Комбайн” колхозы (үзәк утары Березовка авылында) составына керә. 1953 елда аңа “Красная Армия” (Чемодурово авылы, юкка чыккан) һәм “Тракторист” (Егорьево авылы) берләштерелә. 1967 елда “Комбайн” һәм XIX партсъезд исемендәге (Березовка, Пальцовка авыллары) колхозлар “Октябрьнең 50 еллыгы” исемендәге колхозга (үзәк утары Каип авылында) берләштерелә. 1978 елда – авыл “Каип” совхозы, соңрак берничә тапкыр үзгәртеп оештырыла, 2003 елда “Каип” күмәк крәстиян хуҗалыгы “Заря” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте итеп үзгәртелә.

Халкы күбесенчә кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимиятенең беренче елларында авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1951 елда – сигезьеллык (1974 елда, башка мәгълүматлар буенча, 1977 елда яңа бина төзелә), 1983 елда – урта, 2011 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Мәктәп каршында Егорьево авылында туган А.Г.Хуторовның төбәк тарихын өйрәнү музее (2006 елдан, оештыручысы һәм җитәкчесе – Г.И.Талдина) эшли. 2014 елда мәктәп территориясендә Егорьево авылында туган, Советлар Союзы Герое И.С.Матвеев бюсты куела.

Авылда китапханә (1939 елдан), мәдәният йорты (2015 елдан, беренче клуб элекке алпавыт йортында урнаша, урыны берничә тапкыр алыштырыла), “Теремок” балалар бакчасы (1980 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, янгын сүндерү пункты (2015 елдан), “Иман нуры” мәчете (2016 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Русские напевы” вокаль төркеме (2012 елдан) эшли.

Авыл территориясендә 1893 елгы бина сакланган. Төрле елларда анда китапханә, дәвалау йорты, земство мәктәбе, совет чорында клуб урнаша.

Күренекле кешеләре

А.Ю.Демидов (1965 елда туган) – полиция генерал-майоры, ТР Эчке эшләр министрлыгының оештырылган җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе башлыгы (2006–2008 елларда), ТР эчке эшләр министры урынбасары (2009–2011 елларда), Башкортостан Республикасы эчке эшләр министры урынбасары (2017 елдан), Мактау ордены кавалеры;

А.И.Догадов (1888–1937) – дәүләт, партия һәм профсоюз эшлеклесе.

Халык саны

1782 елда – 25 ир-ат;
1859 елда – 378,
1884 елда – 439,
1897 елда – 411,
1908 елда – 478,
1920 елда – 385,
1926 елда – 532,
1938 елда – 256,
1949 елда – 285,
1958 елда – 258,
1970 елда – 256,
1979 елда – 219,
1989 елда – 369,
2002 елда – 493,
2010 елда – 468,
2017 елда – 499 кеше (руслар – 62%, татарлар – 34%).