Эчтәлек

Тылсымлы әкиятләр белән охшаш яклары шактый.

Гайре табигый көчкә, сихер сәләтенә ия булган төп герой исеме белән атала. Ул җиде башлы өч аҗдаһаны җиңә, мескен картка урланган өч көтүен кайтарып бирә, кайчандыр геройның урланган үз апалары ук булып чыккан өч хатынын азат итә. Күп кенә батырлыклар күрсәткәннән соң, Кадыш Мәргән хан була.

Әсәрнең вариантлары 1860 елларда Томск губернасындагы Тернә авылында яшәүче бараба татарларыннан В.В.Радлов (тулы версия) һәм Күсәкәй авылында Л.В.Дмитриева (кыскача версия) тарафыннан язып алына.

Әдәбият

Татар халык иҗаты: Дастаннар. К., 1984;

Радлов В.В. Образцы народной литературы тюркских племён, живущих в Южной Сибири и Дзунгарской степи. СПб., 1872. Ч. 4.

Автор — Ф.И.Урманчеев