Эчтәлек

ТРның төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Зәй, Менделеев шәһәрләрен, шәһәр тибындагы Кама Аланы посёлогын эченә ала. Комплексның формалашуы Түбән Кама шәһәре һәм нефть химиясе комбинаты төзелүгә бәйле рәвештә 1960 елларда башлана. 1963 елда — Зәй ГРЭСы, 1967 елда Түбән Кама ГЭЦы сафка баса. 1965 елда Чаллы шәһәре  янында — Түбән Кама ГЭСы (1979 елда сафка баса), 1969 елда Кама автомобиль заводы төзелеше башлана. 1980 елдан — Татарстанда АЭС (1990 елда туктатыла) һәм шәһәр тибындагы Кама Аланы посёлогы, 1988 елдан Кама трактор заводы (1984 елда нигез салына) җирлегендә Алабуга автомобиль заводы төзелеше башлана. 1960 еллар ахырыннан транспорт инфраструктурасы бик тиз үсә: Әгерҗе–Круглое Поле–Акбаш тимер юлы, Казан–Алабуга–Чаллы автомобиль юлы салына, Бигеш аэропорты, Чаллы елга порты төзелә, куәтле төзелеш индустриясе булдырыла. Түбән Кама территориаль-җитештерү комплексының халкы 1960 елдан 1990 еллар башына 14 тапкырдан күбрәккә арта: 500 меңләп кеше, шул исәптән моңа кадәр ТРдан читтә яшәгән 200 мең кеше даими яшәү өчен килә. 1990 елдан халык саны 49,1 мең кешегә (5,9% ка) арта, 2006 елның башына ул 882,9 мең тәшкил итә (ТРның бөтен халкының 23,5% ы һәм шәһәр халкының 31,5% ы). Халык тыгызлыгы — 1 км2 га 2750 кеше. Туучылар саны — 10,6, үлүчеләр саны — 8,7, халыкның табигый артуы — 1,9‰. Табигый арту Чаллы (2,5‰) һәм Түбән Кама (3,1‰) шәһәрләре исәбенә бара, башка шәһәрләрдә үлүчеләр саны туучылар саныннан күбрәк була. Миграция, күпчелек эчке (респ–ка) миграция, нәтиҗәсендә Чаллыда (2005 елда 2317 кешегә) һәм Түбән Камада (834 кешегә), тулаем Түбән Кама территориаль-җитештерү комплексы буенча 2777 кешегә халык саны кими. Гомуми халык санында эшкә яраклы яшьтәгеләрнең өлеше 69%, өлкән яшьтәгеләрнең өлеше 14% тәшкил итә (уртача республикадагының — ярашлы рәвештә 62,8% ы һәм 19,8 % ы).

Төп минераль ресурслар: нефть (ТРда чыгарыла торган запасларның 11,6% ы), минераль сулар (20% тан артыграк — шифалы, 40% тирәсе — шифалы-эчә торган, 54% — шифалы-эчәргә яраклы сулар), төзелеш материаллары. Биредә респ. күләмендәге ком-гравий материалларының (Алабуга, Вишняково, Соболеково, Таңай чыганаклары) — 60% ыннан артыграгы, бетонит балчыкларының 90% тан артыграгы чыгарыла, карбонатлы һәм балчыклы токымнар, төзелеш комы запаслары бар. Нефтьне «Прикамнефть» һәм «Зәйнефть» НГДУлары чыгара. Эшкәртү сәнәгатенең төп тармаклары — нефть химиясе, химия, машиналар төзү. Нефть химиясе сәнәгатенең башында: «Түбәнкаманефтехим» (бензол, этилен һ.б. җитештерү), «Түбән Кама нефть эшкәртү заводы» (сыегайтылган углеводород газлары, автомобиль бензины һ.б.), «Түбәнкамашин», Түбән Кама техник углерод заводы, «Эластик» заводы (пластмасса, линолеум) акционер җәмгыятьләре. Менделеев шәһәренең 2 предприятиесе: «Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы» һәм азотлы ашламалар җитештерүче «Менделеевазот» акц. җәмгыятьләре — химия сәнәгате вәкилләре. Машина төзелеше, нигездә, Чаллы һәм Алабугада туплана: «КамАЗ» автомобиль заводы, «Кече литражлы автомобильләр заводы», «Алабуга автомобиль заводы» ҖБ (автомобильләр җыю, махсус техника, тракторлар һәм аларга тагылма җиһазлар җыю) акционерлык җәмгыятьләре. Кама автоагрегат заводы, «Камазаводизель», «КамАЗ-Металлургия», Кама пресс-рам заводы, «КамАЗавтотехника» (Зәй шәһәре) кебек хезмәт күрсәтүче предприятиеләр дә биредә урнашкан. Төзелеш материаллары сәнәгатен тимер-бетон эшләнмәләр һәм конструкцияләр, күзәнәкле бетон, керамик һәм силикатлы кирпеч, руда булмаган материаллар, керамзитлы гравий җитештерү тәшкил итә. Чаллы шәһәрендә республикадагы иң зур катыргы-кәгазь комбинаты эшли. Иң эре предприятиеләр: Зәй шикәр заводы, Чаллы элеваторы, Алабуга икмәк кабул итү предприятиесе, Чаллы икмәк продуктлары комб-ты, «Булай» кондитер ф-касы, «Зәй крекеры» АҖ, «Алиса», «Шифалы су» алкогольсез эчемлекләр заводлары, «Челны-Холод» комбинаты. Сәнәгый нигездә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче предприятиеләр: «Чаллы кошчылык фабрикасы» («Чаллыбройлер»), Түбән Кама «Красный Ключ» кошчылык ф-касы, «Регина» җитештерү кооперативы (каз ите җитештерү), «Чаллы балык хуҗалыгы», «Весенний» (яшелчә культуралары үстерү), «Ворошиловский» һәм «Түбән Кама» (консервлар, маринадлар) совхозлары. Шәһәрләрдә проект оешмалары күп. Югары квалификацияле белгечләр 10 нан артык уку йортында әзерләнә (Кама икътисади инженерлар академиясе, Алабуга педагогия университеты һ.б.).

Әдәбият

Производители и поставщики товаров и услуг Республики Татарстан: Каталог-справ. К., 2006.

Авторлар — Р.Г.Власова, Ф.Г.Борһанов