Авылга XVII йөздә нигез салына.

XVIII йөз –  XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 459,6 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Черки-Килдураз волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Коштаулы авыл җирлеге составына керә.

1930–1940  елларда – Нариманов исемендәге авыл хуҗалыгы артеле (башка мәгълүматлар буенча, “Кызыл Татарстан”), 1952–1959 елларда – “Кызыл Татарстан” колхозы,  1964 елдан – “Ялкын” колхозы, 1990–1994 елларда – “Әнәле” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2011 елдан “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык белән шөгыльләнә.

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1996 елдан) бар.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла: Кара Борнаш авыллыгы (болгар чоры).

Күренекле кешеләре

Р.И.Сәлахов (1941 елда туган) – ТР һәм РФнең атказанган юристы, ТР Югары арбитраж мәхкәмәсе рәисе (1996–2001 елларда), ТР арбитраж мәхкәмәсе рәисе (2001–2011).

Халык саны

1782 елда – 10 ир заты;
1859 елда – 111,
1897 елда – 312,
1908 елда – 390,
1920 елда – 436,
1926 елда – 449,
1938 елда – 417,
1949 елда – 285,
1958 елда – 379,
1970 елда – 317,
1979 елда – 246,
1989 елда – 179,
2002 елда – 131,
2010 елда – 116,
2015 елда – 104 кеше (татарлар).