Тарихы

1565 – 1567 еллардан Кибәч (Бикәч) авылы буларак мәгълүм. XVII йөз чыганакларында Кече Дятлово исеме белән дә билгеле.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре (элек алпавыт Могилатовларның крепостнойлары) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук мич чыгару һәм тегүчелек кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда тимерче алачыгы, 2 вак-төякләр кибете була. Авыл җәмәгатенең имана җире 621 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Астраханка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан Лаеш районында.

Хәзер Рождествено авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931елда “Освобождение” колхозы оештырыла, 1950 елда – “Красный земледелец” колхозы, 1957 елда – “Комсомольский” совхозы (Рус Сараланы поселогы, Астраханка, Макаровка, Тамгачы, Атабай, Күнтәч, Нармонка, Рождествено, Сапуголи, Сиңгел, Татар Сараланы, Ташкирмән, Тетеево авыллары), 1994 елда “Новый” совхозы составына керә. 1996 елда “Рассвет” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте итеп үзгәртелә.

Авылда “Сельхозпроизводитель” КЗ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Мәдәният

Мәдәният йорты (2016 елдан, дәвалау амбулаториясе бар.

2012 елда “Спорительница хлебов” Мәрьям Ана иконасы кәшәнәсе төзелә.

Халык саны

1782 елда – 62 ир-ат;
1859 елда – 244,
1897 елда – 340,
1908 елда – 384,
1926 елда – 494,
1938 елда – 393,
1949 елда – 287,
1958 елда – 290,
1970 елда – 206,
1979 елда – 406,
1989 елда – 502,
2002 елда – 476,
2010 елда – 494,
2017 елда – 461 кеше (руслар – 55,9%, татарлар – 42,2%, әрмәннәр – 1,5%, чуашлар – 0,4%).