Эчтәлек

Борында төрле дефектлар булганда яисә ул бөтенләй үсмәгән очракта аның формасын яңадан кайтару ысулы; Казан галиме В.А.Гусынин тәкъдим итә (1927 ел).

Ринопластика өчен авыруның үз тукымалары (тире, сеңер, сөяк), шулай ук консервланган трансплантатлар, ясалма материаллар кулланыла.

Элек авыруның борынындагы йомшак тукымаларда, скелетында, өстәмә куышлыкларда, яшь үткәрү куышлыкларында каты һәм дәвамлы ялкынсыну процесслары тулысынча бетерелә.

Борынның кимерчәкле өлеше бөтенләй җимерелгән очракта Гусынин тиредән ике түгәрәк сабак рәвешендәге орган ясау һәм соңрак күкрәкнең алгы өлешенә күчерә бару ысулын тәкъдим итә. Ул берничә (6-7) этаптан торган бу операциянең яңа вариантларын эшли.

Әдәбият

Гусынин В.А. Пластика лица. Казань, 1927; 

Гусынин В.А. Восстановительная хирургия на поверхности человеческого тела. Казань, 1937.

Автор – В.Ф.Богоявленский