Тарихы

1615 еллар тирәсендә балыкчылар поселогы буларак Казан Архиерей йорты җирләрендә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Воскресенский исеме белән дә телгә алына.

Халкы башта Казан Архиерей йортына карый, 1764 елда – экономик, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә. Халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау, балык тоту, бакчачылык, яшелчәчелек, чүлмәк ясау, балта эше, тегүчелек кәсепчелеге, сәүдә таралган була.

1630 елларда авылда – агач чиркәү, 1648 елда апостоллар Петр һәм Павел һәм Могҗиза күрсәтүче Николай (Николай Чудотворец) хөрмәтенә багышланган янкормалары булган Воскресение Христово чиркәве хөрмәтенә өч престоллы чиркәү була. 1754 елда приход кешеләре акчасына апостоллар Петр һәм Павел хөрмәтенә багышланган янкормасы булган Воскресение Христово чиркәвен яңарту хөрмәтенә ике престоллы яңа агач чиркәү төзелә, 1825 елда ул яңадан төзелә (1930 елларда җимертелә).

Авылда шулай ук иске дин тарафдарлары яши (70 кеше).

1872 елда рухани Ф.Зиновьев башлангычы белән чиркәү-приход мәктәбе ачыла, 1875 елда аны башка приходка күчерү сәбәпле ябыла. 1884 елда рухани В.Панов башлангычы белән, үз йортында урнашкан бер сыйныфлы ир балалар чиркәү-приход мәктәбе ачыла (1884 елда – 70, 1895 елда – 53, 1906 елда 73 ир бала укый). 1898 елда авылда бер сыйныфлы кыз балалар чиркәү-приход мәктәбе ачыла (1900 елда – 25, 1906 елда – 29, 1913 елда 40 кыз бала укый).

XX йөз башында авылда шулай ук 3 җил тегермәне, тимерче алачыгы, 2 ашлык киптергеч, йон тетү һәм чүлмәк ясау остаханәләре, 2 сыраханә, 1 казна шәраб һәм 10 вак-төякләр кибете була; пәнҗешәмбе саен базар, елга 2 тапкыр (9 май, 1 октябрьдә) ярминкә үткәрелә.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 3992,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Сөйке волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «1 Май» колхозы оештырыла, 1951 елдан «Победа» колхозы (үзәк утары Мордва Каратае авылында) составында, 1958 елдан «Кама Тамагы» совхозының үзәк утары, 1970 елда аның составына Мордва Каратае һәм Ишем авыллары керә, 1994–2003 елларда – «Кама Тамагы» күмәк предприятиесе, 2003–2007 елларда – «Кама Тамагы» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы «Нармонка» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең беренче филиалы «Кирельский» бүлекчәсендә, крәстиян-фермер хуҗалыгында (терлекчелек, үсемлекчелек) башлыча авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимиятенең беренче елларында авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1932 елда – тулы булмаган урта, 1942 елда – башлангыч, 1948 елда – тулы булмаган урта, 1971 елда – башлангыч, 1993 елда – тулы булмаган урта, 1995 елда – тулы булмаган урта мәктәп-балалар бакчасы, 1996 елда – урта мәктәп-балалар бакчасы, 2000 елда – урта, 2010 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда шулай ук мәдәният йорты, китапханә, «Радуга» балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Мәдәният йорты каршында үзешчән иҗат коллективлары: «Сударушка» хор коллективы (2009 елдан); «Юность» балалар вокаль коллективы (2010 елдан), «Ритм» балалар бию коллективы, «Лунтик» балалар театр коллективы (икесе дә 2013 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

М.А.Чирков (1898–1945 еллар) – Бөек Ватан сугышында катнаша, Советлар Союзы Герое, Ленин, Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры, шәһәр тибындагы Кама Тамагы поселогының бер урамына Чирков исеме бирелә һәм аның бюсты куела.

Халык саны

1745 елда – 740,
1782 елда – 656 ир-ат;
1834 елда – 1129,
1859 елда – 1052,
1897 елда – 1538,
1908 елда – 1568,
1920 елда – 1616,
1926 елда – 1401,
1938 елда – 1075,
1949 елда – 943,
1979 елда – 649,
1989 елда – 511,
2002 елда – 607,
2010 елда – 512,
2017 елда – 604 кеше (руслар – 54%, татарлар – 32%).