- РУС
- ТАТ
инженер-технолог, «Заря» кондитер фабрикасы генераль директоры (1966–2002, 2004–2005), РСФСР ның атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре (1987), ТР ның атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре (1995)
1935 елның 31 марты, Грузия ССР, Аджария АССР ның Кобулети районы Чаква авылы — 2015 елның 14 ноябре, Казан.
Воронеж технология институтын тәмамлаганнан соң (1963), Воронежның 6 нчы икмәк заводында эшли, директор. 2007 елда «Заря» АҖ Директорлар советы рәисе.
Хубулава җитәкчелегендә «Заря» АҖ предприятиеләрендә, шул исәптән карамель һәм конфет производстволарында реконструкция уздырыла; камыр ризыклары җитештерү цехы, җитештерү-көнкүреш корпусы һ.б. файдалануга тапшырыла; төп технологик процесслар механикалаштырыла һәм автоматлаштырыла, нәтиҗәдә эшләп чыгарылучы продукциянең ассортименты киңәя, күләме арта, сыйфаты яхшыра; 2 торак йорт һәм балалар бакчасы төзелә.
Уйлап табуга 12 авторлык таныклыгы бар.
Публицистик эчтәлекле «Каян һәм кая барабыз? Совет директоры язмалары» («Откуда и куда идем? Записки советского директора», 2006), «Калфак» астындагы оҗмах: Хөр фикерле кеше язмалары» («Рай под колпаком: Записки вольнодумца», 2007), «Ышанасым килә» («Хочу верить», 2010) китаплары авторы.
«Почёт билгесе», Дуслык орденнары, РСФСР, ТР ЮС ларының Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.