Тарихы

Авылга XIX йөзнең беренче яртысында нигез салына, 1917 елга кадәр Поручик авыл җәмәгатчелегенең бер өлеше була.

1861 елгы реформага кадәр халкы крепостной крәстияннәр катлавына керә (апалы-сеңелле алпавыт Буткевичлар карамагында). Бу чорда аларның төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

Авыл Александр Бистәсе авылының Рождество чиркәве приходына карый.

1870 ел мәгълүматларына караганда, XX йөз башында авылда су тегермәне була; бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 27,67 дисәтинә тәшкил итә. Халыкта 17 ат, 151 баш мөгезле эре һәм башка терлек исәпләнә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Зәй волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан − Акташ, 1935 елның 10 февраленнән − Зәй, 1963 елның 1 февраленнән − Әлмәт, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Яктыкүл авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Родина” колхозы оештырыла, 1950 елдан – зурайтылган “Кызыл күл”, 1959 елдан “Кызыл Маяк” колхозлары составында (икесенең дә үзәк утары – Яктыкүл авылында).

1975 һәм 2018 елларда күперләр төзелә.

Халык саны

1858 елда – 40,
1870 елда – 32,
1896 елда – 42,
1913 елда – 56,
1920 елда – 62,
1926 елда – 87,
1989 елда – 10,
2002 елда һәм 2010 елларда – торак пунктлар исемлегеннән чыгарыла,
2017 елда – 14 кеше (руслар – 57%, керәшен татарлар – 43%).