Биографиясе

1935 елның 2 июлендә Оренбург шәһәрендә туган.

1957 елда Саратов университетын тәмамлаганнан соң, «Тантал» фәнни-тикшеренү берләшмәсендә эшли (Саратов шәһәре), 1969 елдан лаборатория җитәкчесе.

Бер үк вакытта 1987 елдан Саратов техника университетында автоматлаштырылган идарә итү системалары кафедрасы мөдире, 1992 елдан хисаплау техникасын һәм автоматлаштырылган системаларны программа белән тәэмин итү кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре үтә югары ешлыклы (СВЧ) диапазонда эшли торган электрон приборларның нәсызыкча теориясенә, технологик процессларны модельләштерү һәм автоматлаштыруга карый.

Кисешүче кырларда электрон агымнарның электромагнит дулкыннар белән тәэсирләшүенең нәсызыкча теориясен төзи. Үтә югары ешлыклы нурланышның дискрет һәм өзлексез мохит белән үзара тәэсир итешү эффектын кулланып, яңа технологик процесслар һәм җайланмалар, атомнарны күрсәтерлек сканерлаучы зонд микроскопиясе нигезендә каты җисем физикасында һәм молекуляр биологиядә яңа эффектлар ачып, аналитик үлчәү комплекслары төзи.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Математические модели и методы оптимального проектирования СВЧ-приборов. М., 1990.

Многофункциональный комплекс сканирующей зондовой микроскопии и его применение. Саратов, 1998.

СВЧ-энергия и ее применение. Саратов, 1999.