Авылга ХХ йөз башында нигез салына. Беренче исеме – Артель Канава.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Борындык волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Буа, 1935 елның 10 февраленнән – Будённый, 1957 елның 29 ноябреннән – Чынлы, 1959 елның 12 октябреннән Буа районында.

Хәзер Шәмәк авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Красные Мертли» колхозы оештырыла, 1952 елда күрше колхозлар белән «Путь к коммунизму» исемендә берләштерелә, 1963 елда –берләштерелгән «Гигант» колхозы, 1989 елда «Победа» колхозы составына керә, 2005 елдан «В.Чернов исем. Агрофирма» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2013 елдан «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда янында археология истәлекләре: Канау I һәм II торулыклары (буралы курган культурасы) табыла.

Халык саны

1920 елда – 155,
1926 елда – 154,
1938 елда – 178,
1949 елда – 125,
1958 елда – 123,
1970 елда – 139,
1979 елда – 135,
1989 елда – 71,
2002 елда – 54,
2010 елда – 43,
2015 елда – 40 кеше (чуашлар).