Биографиясе

1937 елның 22 ноябре, Красноярск шәһәре — 1988 елның 8 июле, Кыргызстан ССР, Фрунзе шәһәре.

В.Серов исемендәге Ленинград нәкышь сәнгать училищесен (1959), И.Е.Репин исемендәге Ленинград сәнгать, скульптура һәм архитектура институтын (1966) тәмамлый.

1966 елдан Кыргызстанда. С.А.Чуйков исемендәге сынлы сәнгать училищесендә укыта. Рәссамнар берлеге әгъзасы (1970).

Хәбибуллин Кыргызстанда милли скульптура мәктәбенә нигез салучыларның берсе.

Иҗаты

З.А.Хәбибуллин. «Ишәк өстендә карт». 1974 ел

Шамот. Кыргыз сынлы сәнгать музее

Монументаль һәм жанрлы скульптурада, станлы портрет, вак фигуралар өлкәсендә эшли.

Төп әсәрләре: монументаль скульптура — Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәлләр (1967, Кара-Балта шәһәре; 1970, Җомгал районының Кызыл Тау авылы; 1972, Тоң районының Ак Тирәк авылы) һәм мемориаль комплекс (1975, Тоң районы К.Маркс исемендәге колхоз авылы, автордашлар С.Бакашев, А.Воронин, А.Каменский; СССР ВДНХсының бронза медале); портрет-бюст (1974, Геройлар аллеясы, Фрунзе шәһәре) һәм Советлар Союзы Герое Ч.Түлебердиев хөрмәтенә мемориаль комплекс (1978, Киров районы Чымгент авылы); «Дуслык» монументы (1974, автордашлар — рәссам Т.Садыйков, С.Бакашев, архитектор А.Нежурин, Фрунзе шәһәре), «Өзелгән җыр» скульптур композициясе (1980 еллар); монументаль-декоратив скульптура — фасад рельефлары, М.Фрунзе портреты (1970, Бишкәк шәһәрендәге М.В.Фрунзе мемориаль музее, Бишкәктәге Кыргыз драма театры бинасы фойесындагы металл рельефлар һәм бина фасадындагы бизәкле рәшәткәләр (1980, автордашлар С.Бакашев, А.Воронин, А.Каменский), Мәскәүдәге «Киргизия» кинотеатры фасадында керамик рельефлар һәм фойесындагы композицияләр (1973, автордашлар С.Бакашев, А.Воронин, А.Каменский) һ.б.

Хәбибуллин әсәрләре башкару алымнарының оригинальлеге һәм сәнгатьчә эшләнеше, фигураларның иркенлеге һәм җиңеллеге, формаларның гадилеге белән аерылып тора. Станлы скульптурада һәм кечкенә фигураларда «Хатын-кыз портреты» (1966), «Карт» (1968), «Биек йортлар төзүче (Кайтаваз)» (1969), «Акробатлар» (1971), «Кунакчыллык» (1973), «Гуля» (1978), «Скульптор Г.Бурлин» (1980), «Алга баручы (К.Жусубалиев)» (1984), «Г.Айтиев», «Ялвару» (икесе дә — 1987), «4 фигуралы композиция», «Яз» (икесе дә — 1988) кебек хисләргә бай якты образлар барлыкка китерә. Әсәрләрен бронза, мәрмәр, бетон, бакыр һәм тимер (чоку, эретеп ябыштыру), шамот, туф һәм агачтан иҗат итә.

Күргәзмәләре

З.А.Хәбибуллин. Чолпанбай Тулебердиевка һәйкәл. 1974 ел

Гипс. Эш моделе

Республика күргәзмәләрендә (1966 тан), бөтенсоюз — «ВЛКСМның 50 еллыгына» (1969), «Кече формалардагы скульптуралар» (1972), «Хезмәткә елдан» (1975), 1 нче монументаль сәнгать күргәзмәсе (1975), «Скульптура күргәзмәсе» (1983), «Советлар иле» (1984) күргәзмәләрендә (Мәскәү), бөтенсоюз скульптура симпозиумында (Фрунзе шәһәре, 1984), халыкара -«Кыргызстан рәссамнары» (Мәскәү, 1982), 20 нче Олимпия уеннарына (Лейпциг шәһәре, 1972) багышланган күргәзмәләрдә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре вафатыннан соң, 1989, 2007 елда Бишкәк шәһәрендә уздырыла. Әсәрләре Г.Айтиев исемендәге Кыргыз сынлы сәнгать музеенда саклана.

Бүләкләре

СССР САнең М.Б.Греков исемендәге көмеш медале, Г.Айтиев исемендәге Диплом белән бүләкләнә.

Әдәбият

Прыткова Л.А. Национальные традиции в творчестве Заура Хабибуллина // Советская скульптура-74. М., 1976; 

Воронина А.А. Заур Хабибуллин. Скульптура: Каталог выставки. Фрунзе, 1989; 

Гузева Л.П. Заур Хабибуллин: Буклет. Бишкек, 2007.

Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова