Чын исем-фамилиясе — Нигъмәтов Әкъдәс Таһир улы.

Биографиясе

1903 елның 22 апреле, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Бәркәтә авылы — 1971 елның 8 сентябре, Төркия, Истанбулда җирләнә.

Бөгелмә гимназиясен (1920), Истанбул университетын (1929) тәмамлый.

1921 елда «АРА» иҗтимагый хәйрия-ярдәм оешмасы эшендә катнаша.

1924 елдан Төркиядә.

1929–1933 елларда Германиядә фәнни командировкада.

1933–1937 елларда Истанбул университетында укыта.

1939 елдан Гази педагогика институтында (Әнкара), профессор (1944), тел, тарих һәм география факультеты деканы (1953–1955).

1946 елдан Англия, АКШ, Австралия, Бразилия, Мексика һ.б. илләрдә фәнни-тикшеренү эшләре белән еш кына командировкаларда була.

Алтын Урда һәм Кырым ханлыгы хөкемдарларының (Олуг Мөхәммәд, Хаҗигәрәй һ.б.) хат-ярлыкларын бастырып чыгара.

Хезмәтләре Көнчыгыш Европада яшәгән төрки халыклар тарихына карый.

Хезмәтләре

Topkapı Sarayi Müzesi Arşivindeki Altın Ordu, Kırım ve Türkistan Hanlarına ait yarlık ve bitikler. Ist., 1940;

Rusya, Türkiye ve Idil Boyn. An­kara, 1966.

Әдәбият

Октай А. Ататөркнең университет реформасында казанлы остазларыбыз // Мәгариф. 2001. № 12;

Шәрәфетдинов Ф. Һиҗрәттәге бөек милләттәшебез // Гасырлар авазы — Эхо веков. 2002. № 3/4;

Prof. Dr. Kazim Yaşar Kopraman. «Hokam Profesör Doktor Akdes Nimet Kurat» // Turk Dunyası aydınları Sempozyumu Bildirileri (23–26 Mayis, 1996). Kayseri, 1996.

Автор — Ф.Х.Шәрәфетдинов