Чын исем-фамилиясе – Жилунович Дмитрий Фёдорович.

Биографиясе

1887 елның 4 (16) ноябре, хәзерге Белоруссия Республикасының Копыль шәһәре – 1937 елның 11 апреле.

Польша-Литва татарларыннан.

1905–1907 еллардагы революциядә катнаша.

Октябрь революциясеннән соң Белоруссия милли комиссариаты секретаре, «Дзянница» газетасы мөхәррире.

1919 елның гыйнварыннан Совет Белоруссиясенең Вакытлы революцион хөкүмәтен җитәкли, соңрак 14 нче армиянең һәм Көнбатыш фронт штабының сәяси хезмәткәре. Аннары Белоруссия ССР дәүләт нәшриятына җитәкчелек итә, Мәгариф халык комиссариатында һәм Белоруссия Фәннәр Академиясенең Тарих институтында эшли.

Иҗаты

Әдәби эшчәнлеге 1909 елда башлана; 1913 елда «Җырлар» («Песни») дип аталган җыентыгы басылып чыга.

Революциягә кадәрге белорус әдәбиятында беренчеләрдән булып эшчеләр сыйныфы тематикасына мөрәҗәгать итә, аларның тормышы турында берничә очерклар җыентыгы бастыра.

Әсәрләренең бер өлешендә Октябрь революциясе вакыйгалары чагылыш таба.

«Дулкыннарда йомычкалар» («Щепки на волнах», 1924 ел) һәм «Аллея» (1924 ел) дип аталган хикәяләр җыентыгында, «Перегуды» (1935 ел) романында белорус авылының Совет хакимияте урнашканнан соңгы чорындагы һәм күмәкләштерү елларындагы тормышы бәян ителә.

Репрессияләр чоры корбаны.

Әсәрләре

Coki цaлiны: В 2 т. Минск, 1957-58;

Вершы. Минск, 1967;

Насустрач сонцу. Минск, 1978.

Әдәбият

Клачко А. Цiшка Гартны. Минск, 1961;

Белорусская ССР: Краткая энциклопедия Минск, 1982. Т. 5.