Биографиясе

1883 ел, Казан губернасы Чистай шәһәре — 1950 елның 29 сентябре, Красноярск крае Абан авылы.

Х.Ямашевның хатыны.

Фельдшерлар училищесен тәмамлый (Казан, 1912; табиб-стоматолог дипломын алган беренче татар хатын-кызы).

1907 елда ире белән бергә «Урал» газетасын нәшер итә (Оренбург шәһәре), гыйнвар-апрель айларында аның рәсми мөхәррире була.

1912–1937 елларда Казан, Мәскәү, Урта Азиядә теш табибәсе булып эшли.

Хатын-кызлар хәрәкәтендә актив катнаша: 1917 елда 1 нче Бөтенроссия мөселман хатын-кызлары корылтаеның делегаты һәм оештыру бюросы рәисе (1917, апрель), Мөселман хатын-кызлары җәмгыяте рәисе, Казан шәһәр думасы депутаты.

Берничә тапкыр кулга алына. 1937 елда эмигрантлар белән элемтә урнаштырганы һәм «пантюркистлар һәм милләтчеләр оешмасында катнашканы» өчен хөкем ителә.

Икенче ире В.Ш.Таначев белән бергә Ухтижим лагерена (Коми АССР) җибәрелә.

1945 елда иреккә чыгарыла; 1949 елда яңадан кулга алынып, Красноярск төбәгенә сөрелә.

Үлгәннән соң аклана.

Әдәбият    

Минһаҗев А. Зар-интизар булып // Социалистик Татарстан. 1989. 15 октябрь;

Биктимирова Т. Её звали «Джан апа» // Татарстан. 2002. № 6.             

Автор — Ф.Г.Миңнеханов