Биографиясе

1851 елның 12 ноябре, Мәскәү губернасы Серпухов шәһәре — 1901 елның 14 декабре, Казан.

1873 елда Мәскәү университетын тәмамлаганнан соң, Мәскәү һәм Ярославль гимназияләрендә, Варшава (1886 елдан) һәм Казан (1889 елдан) университетларында укыта, саф математика кафедрасы профессоры (1897 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре саннар теориясенә, югары алгебрага, дифференциаль тигезләмәләр теориясенә, аналитик геометриягә, нәевклид геометриягә, чагыштырмалылык теориясенә карый. Назимов аерым чыгарылмалы дифференциаль тигезләмәләрне, эллиптик функцияләрнең саннар теориясендә кулланылышын, берничә функциянең аерым чыгарылмаларыннан торучы кайбер тигезләмәләр классларын интеграллауны тикшерә, билгесез зурлыклар ниндидер төгәл шартларны канәгатьләндергән очракта иң кечкенә квадратлар алымын куллана, дифференциаль тигезләмәләр җыелмасының интегралы булуын исбатлый.

Хезмәтләре

Об интегрировании некоторых классов уравнений с частными производными нескольких функций при двух независимых переменных 1-го порядка. М., 1881;

Введение в высшую геометрию. К., 1893;

Геометрическое доказательство теоремы Ли // Изв. Казан. физ.-мат. об-ва. 1897. Т. 7.