Революциягә кадәрле чыганакларда Яңа Әлморза исеме белән билгеле. Авылга XVIII йөз уртасында, 1692 елда Дәүләткәй Размәмәтов җитәкчелегендәге ясаклы татарларга бирелгән җирләрдә нигез салына.

1861 елда халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элеккеге ясаклы татарлар). Бу чорда халыкның төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, мичкә ясау кәсепчелеге.

1875 елда яңа мәчет төзелә (моннан алдагысы 1820 елга кадәр торгызыла), 1935 елга кадәр эшли (1959 елда җимерелә).

XX йөз башында авылда мәктәп (1895 елда 23 кыз бала һәм ир бала укый), 2 тегермән, 2 вак-төяк кибете эшли.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Успение-Юхмачы волостена керә. 1920 елдан Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1935 елның 10 февраленнән – Кузнечиха, 1944 елның 19 февраленнән – Юхмачы, 1956 елның 7 декабреннән – Кузнечиха, 1960 елның 28 октябреннән – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Юхмачы авылы җирлеге составына керә.

1929 елда авылда “Эшче” колхозы оештырыла, 1930 елда “Яңа тормыш” исеме белән мәгълүм. 1957 елда “Заветы Ильича” колхозы составына керә. 1997 – 2004 елларда авыл хуҗалыгы җитештерү “Татарстан” кооперативы була.

Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” акционерлык җәмгыятендә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1917 елдан соң башлангыч мәктәп (1935–1959 елларда мәчет бинасына урнаша), 1951 елда җидееллыкка, 1959 елда сигезьеллыкка (яңа бина төзелә), 2001 елда – урта мәктәпкә  үзгәртелә.

Авылда балалар бакчасы (1988 елдан), мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1990 елдан) бар.

1989 елда клуб өчен яңа бина төзелә. “Умырзая” театр коллективы эшли, 2014 елдан халык театры статусы ала, җитәкчесе – Л.З.Моратова.

Авыл янында археология истәлекләре: 3 торулык һәм 2 курган (буралы курган һәм имәнкискә культуралары), 3 авыллык һәм 750 м озынлыктагы чокырлы валлар (монголларча чор Болгар истәлеге) табыла.

Авылдан 2 км да “Иске каберлек” – монголларча чор болгарларга караган кабер ташлары сакланган зират бар.

Күренекле кешеләре

Р.Х.Хәмәдиев (1946–2003) – ветеринария вирусологы, ветеринария фәннәре докторы, ТРның атказанган фән эшлеклесе, ТРның Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1782 елда – 64 ир заты,
1859 елда – 438,
1897 елда – 662,
1908 елда – 788,
1926 елда – 550,
1938 елда – 518,
1949 елда – 552,
1958 елда – 571,
1970 елда – 807,
1979 елда – 723,
1989 елда – 518,
2002 елда – 434,
2010 елда – 374,
2015 елда – 365 кеше (татарлар).