Эчтәлек

1879 елның 30 апреле, Киев —1921 елның 6 гыйнваре, Мәскәү.

1910 елда Мәскәү югары техник училищесен тәмамлый.

1915–1917 елларда Бондюг химия заводы (хәзер Карпов исемендәге Менделеев химия заводы) директоры, 1918 елдан РСФСР Халык Хуҗалыгы Югары Советында Химия сәнәгате бүлеген җитәкли. Карпов җитәкчелегендә химия сәнәгатен оешкан төстә үзгәртүләр уздырыла, яңа химик производстволар булдырыла. Скипидар һәм канифоль алуның экстракция ысулын эшли, җиһазлауны проектлауда катнаша, үзе эшләгән технологияләрдән файдаланып, канифоль һәм скипидар җитештерү буенча Россиядә беренче предприятиеләр төзелешен җитәкли. Бондюг химия заводында медицина һәм техник хлороформ, сыек хлор һ.б.ны җитештерүне оештыра.

РСФСР Халык Хуҗалыгы Югары Советы каршындагы Үзәк химия лаборатоясенә (хәзер Карпов исемендәге Физика-химия институты) нигез салучы (1918).

1920–1924 елларда Карпов башлангычы белән рус химия сәнәгатенең аерым тармаклары буенча белешмәлек бастырыла. «Төньяк эшчеләр берләшмәсе» җитәкчеләренең берсе, РСДРП ҮК әгъзасы (1904–05), РСДРПның Мәскәү комитеты секретаре (1906–1907), 1905–1907 еллардагы революциядә катнаша.

Әдәбият

Волков В.А., Вонский Е.В., Кузнецова Г.И. Выдающиеся химики мира: Биогр. справ. М., 1991.

Автор – В.Г.Абзалова