- РУС
- ТАТ
1 нче гильдия Казан сәүдәгәре, нәселдән килгән мактаулы граждан
Гомер еллары: 1864–1917 елдан соң.
Казанның 2 нче гильдия сәүдәгәре булган әтисе эшен дәвам иттерә: икмәк-бакалея товарлары белән сәүдә итә. Капитал туплап, төзелеш материалларын сәнәгый җитештерүдә куллана: Казан өязенең Ометьево (Әмәт) һәм Зур Клыки авылларында 5 кирпеч һәм 1 известь заводы хуҗасы. Казанда 4 йорты була.
1908–1917 елларда Казан шәһәр думасы гласные, 1901–1917 елларда Дәүләт банкының Казан бүлекчәсе Исәп-хисап комитеты әгъзасы. Ярлылар-мохтаҗлар, балалар, халык мәгарифе, православие чиркәве ихтыяҗларына шактый күләмдә акча бирә.
1895 елдан императрица Мария Александровнаның Сукырлар хакына попечительлеге Казан бүлекчәсе әгъза-хезмәткәре, 1906 елдан балалар ятимханәләренең Казан губерна попечительлеге мактаулы әгъзасы, 1913 елдан Александра исемендәге балалар ятимханәсе директоры.
Актив җәмәгать һәм иганәчелек эшчәнлеге өчен 4 нче дәрәҗә Изге Владимир, 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә Изге Анна, 3 нче дәрәҗә Изге Станислав орденнары белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.