РСДРП(б)ның Казан комитеты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

 1905 елның 3 июленнән сентябренә кадәр Казанда рус телендә яшерен рәвештә басыла, барысы 3 саны чыга; 1908 елның мартында яңадан нәшер ителә, 3 саны дөнья күрә.

Басма 1905 нең февралендә Казанга килгән Я.М.Свердлов башлангычы белән басыла башлый.

Юнәлеше

Газетада большевикларның программасы һәм тактикасы, революциядә пролетариат өстенлеге идеясе, эшче сыйныф һәм крәстияннәр берлеген ныгыту мөһимлеге аңлатыла; илнең эре сәнәгать үзәкләрендәге революция вакыйгалары турындагы язмалар даими рәвештә басыла; эшчеләрнең баш күтәрү хәрәкәте, Казан губернасы крәстияннәре арасындагы чуалыш яктыртыла, самодержавие-алпавыт строен бәреп төшерүгә өндәү яңгырый.

Материаллар имзасыз басыла, күп кенә мәкаләләрнең авторлары, фаразланганча, большевикларның Казан комитеты әгъзалары В.В.Адоратский һәм Н.Н.Накоряков була.

1908 елда яңадан чыгара башлау Казан большевикларының революцион хәрәкәтнең кимүе шартларында халык арасында пропаганда алып бару теләге белән аңлатыла.

Беренче санның «Агымдагы мизгел һәм безнең мәсьәләләр» дигән баш мәкаләсе: «революция дәвам итә»; большевиклар нәкъ менә коммунистлар партиясе Россия пролетариатын оештыручы төп көч булып тора, дип ассызыклый; Казан комитеты эшчеләргә РСДРПның унъеллыгын бәйрәм итү мөрәҗәгате белән чыга.

Газета эшчеләрне актив хәрәкәткә һәм самодержавиегә каршы көрәшне дәвам итәргә чакыра, укучыларын II Интернационалның Штутгарт конгрессы йомгаклары, РСДРП(б) ҮКның «Профессиональ союзлар турында»гы резолюциясе, ҮКның «3 нче Дәүләт Думасында социал-демократик фракция эшчәнлеге турында»гы хаты белән таныштыра.

«Православие чиркәве нәрсә ул» («Что такое православная церковь»), «Христианлык һәм социализм» («Христианство и социализм») дигән мәкаләләр дини иллюзияләргә, христианлык белән социализмны берләштерүгә омтылуларга каршы юнәлдерелгән.

Әдәбият

Нафигов Р.И. Казанская социал-демократическая организация в 1907–1914 гг. Казань, 1961;

Муллина Л.Б. Печать Казанских большевиков в 1905 г.: дисәтинә ... Казань, 1966;

Очерки истории партийной организации Татарии. Казань, 1973;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2017. Т.5;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.А.Айнетдинов