1930 елның 10 августында оештырыла. Үзәге – Биләр авылы.

1920 елга кадәр Казан губернасының Спас һәм Чистай өязләренә, 1920–1930 елларда ТАССРның Спас һәм Чистай кантоннарына керә.

Оештырылган вакытта Биләр районы 41 авыл советын, 88 торак пунктны берләштерә. Халкы – 48303 кеше, шул исәптән руслар – 23024, татарлар – 21202 кеше.

Районның чикләре һәм административ бүленеше берничә мәртәбә үзгәрә. 1940 елга аның мәйданы – 1173 кв.км, халкы – 32,7 мең кеше, 30 авыл советы, 58 торак пункт исәпләнә. 1958 елда Биләр районы биләмәсенә таркатылган Тельман районының бер өлеше кушыла. 1960 елда район 1357,9 кв.км мәйдан били, аңа 13 авыл советы, 63 торак пункт керә.

ТАССРда административ берәмлекләрне эреләндерү сәбәпле, 1963 елның 1 февралендә Биләр районы таркатыла, биләмәсе Чистай һәм Октябрь районнарына бирелә.