Эчтәлек

1903 елның 6 апреле, Мәскәү —1984 елның 4 феврале, шунда ук.

ВХУТЕИНда (Югары дәүләт сәнгать-техника институты) К.А.Коровин һәм П.М.Шухминда (1919), рәссам В.Н.Яковлев студиясендә (1926) укый.

1927–1933 елларда, хәрби хезмәттә булган хәлдә, газета һәм журнал графикасы, плакат иҗат итү белән шөгыльләнә, «Центрсоюз», «Изогиз» нәшриятларында эшли. 1934 елда театр рәссамы буларак эшли башлый, соңрак режиссер Н.П.Охлопков тарафыннан Реалистик театрга (Мәскәү) чакырыла; 1941–1944 елларда Кече театрда баш рәссам, шулай ук Е.Вахтангов исемендәге, Ленсовет исемендәге театрларда эшли. 1945–1948 елларда Новосибирск опера һәм балет театрында, 1948 елдан Үзәк балалар театрында баш рәссам, бер үк вакытта цирк, кинематограф рәссамы; VI Бөтенсоюз яшьләр һәм студентлар фестивалендә (Мәскәү) баш рәссам була.

Татар опера һәм балет театрында (улы А.Б.Кноблок белән берлектә) «Алтын тарак» («Су анасы», 1970, Ә.Бакиров музыкасы; Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, 1973) һәм «Ике риваять» (1971, Н.Җиһанов музыкасы) балетларын бизи. Спектакльләрне сәнгатьчә бизәүдә татар халык сәнгатенең бизәлеш ысулларын киң файдалана. «Су анасы» һәм «Ике риваять» балетларына ясалган декорацияләр буяуларның җетелеге һәм ачыклыгы, татар риваятьләре һәм ышануларының әкияти атмосферасын көчле һәм төгәл итеп бирә белүе белән игътибарга лаек.

Бөтенсоюз театр, кино, телевидение рәссамнары күргәзмәләрендә катнаша. Шәхси күргәзмәсе Мәскәүдә (1963) уздырыла. СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1948).

Әсәрләре М.И.Глинка исемендәге Дәүләт музыка культурасы музеенда, А.А.Бахрушин исемендәге Дәүләт театр музеенда саклана.

Әдәбият

Луцкая Е. Кноблок сегодня // Сцена. 2003. № 2 (24);

Театральная энциклопедия. М., 1966. Т. 3.                            

Автор — Р.Р.Солтанова